Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 47

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

нәрсәләр дә ишеп төшерелгән. Ишек катындагы сәләмә кайры тун да шунда. Тузган мендәр-ястык сүрүләреннән тирә-юньгә йон оча, тузан күтәрелә. Берара уйнап, тәмам хәлдән тайгач, тынычрак уенга күчәләр. Башта «өй-өй» уйныйлар. Аннары «әти белән әни» уенына керешәләр. Гази – «әти», аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле Гөлүсә – «әни», Таҗи белән Һади – «балалар». Нәни Һадины мәче баласы урынына асып йөртсәләр дә түзә – елау юк.

      «Әни» кеше шактый кырыс. Әнә ул маңгаена, күзләренә төшкән чәчләрен сыңар кулы белән селтәнеп кенә төзәткәндәй итә дә яңарак кына җәеп куйган урынга «балаларын» яткыра башлый.

      – Ягез, җәтрәк ятыгыз. Аннары иртә якта уятыр хәл юк үзегезне. Таҗи, энеңне кысрыклама… Кара әле син аны, нинди хәйләкәр! Аңа гына йомшак булсын да, аңа гына җылы булсын икән.

      Таҗи белән Һадины иске бишмәт белән баштанаяк томалап куйгач, Газига да чират җитә.

      – Әйдә, әтисе, син дә ят, иртән иртүк торасың да бар.

      Гөлүсә Гази белән янәшә ята. Үзенең очлы терсәкле арык беләкләре белән Газины муеныннан кочаклап ала. «Әни» кеше анда да тиз генә тынычланмый, әледән-әле: «Ягез, шаулашмагыз, җәтрәк күзләрегезне йомыгыз», – дип, әмерләр биргәләп куя. Бу уен да озакка бармый, үлеп ашыйсылары килү «йокыларын» бик тиз ача аларның. Янә дәррәү кубып сикерешеп торалар да алабута кушылган арыш оныннан талкан болгатылган казан янына ташланалар. Инде икеме-өчме тапкыр кырылган казанны яңадан ялтыратканчы каезларга керешәләр. Гаҗәп хәл! Яңадан берәр кашык чамасы талкан касмагы кырып алына. Бүлү гадел: мич авызы өстендәге кучкарга тезеп куелган, кырыйлары кителеп беткән чаган кашыкларга, дөньяда берни белән дә чагыштыргысыз тәмле ризык – берәр чеметем талкан касмагы салына.

      Бар да әйбәт булыр иде, тик менә Гөлүсәнең әтисе генә, җанын кая куярга белмәгән кеше сыман, бик тә күңелсез йөри. Алай гына да түгел, кайтып тәрәзә буендагы эскәмиягә түнә дә, дөньялардан киткәндәй башын иеп, тавыш-тынсыз кала.

      Әйе, соңгы вакытларда Иргали үзен кайнар ком өстенә чыгарып ташланган балык сыман хис итте. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Күңеле тулы хәвеф, киләчәге өчен хафалану. Чыннан да, һичбер җирдән фәрман көтәрлеге, өмет итәрлеге юк бит, ичмаса. Шулай бәгырь көйрәгәнгә тәкать тота алмыйча, үз-үзенә мең дә беренче кат «Инде нишләп карарга?» дип сораулар да биреп куйгалады. Әмма шушы бердәнбер соравына да төпле җавап таба алган юк. Тормышы актык чиккә килеп терәлгән Иргалинең башы каткан, фикерләре чуалган, зиһене томаланган иде. Типсәң тимер өзәрдәй башың белән, йортсыз йомран кебек сөрлегеп, кеше тупсасын тапта инде, ә? Җил оясына әверелгән өйне, хәзрәт киңәш иткәнчә, күптән инде сүтеп утынга ягалар.

      Гомердә булмаган һәм булыр дип башына да китермәгән хәл: күңеле урыныннан купты, өмете өзелде, ихтыяры сынды, дөньядан тәмам җаны бизә башлавын тойды Иргали. Эч пошуның һич тә чыдап булмаслыгы басты. Тормышы тоташтан аязмас көнгә әверелде. Күңелен упкындай төпсез, бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми торган

Скачать книгу