Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 45
Җәүһәрия инәнүле бер тавыш белән әйтеп куйды:
– Алай димә, Таҗи… Яхшымы-яманмы, ул бит синең кан туганың…
– Бөтен бәла дә шунда шул!
Кирәкмәгән темага сүз кузгатуыма үкенеп бетә алмадым. Ә бит мин бу турыда белергә тиеш идем. Әле дә хәтеремдә, ниндидер олы бәйрәм уңае белән бугай, авылыбызның беренче коммунисты продкомиссар Хаҗи абый турында очерк язган вакытта ук инде «Аттан ала да туа, кола да туа, әтисенең абруйлы исеменә тап төшерде бит, җүнсез!» дигән сүзләрне бер түгел, күп ишетергә туры килгән иде миңа.
Җәүһәрия шулай көтмәгәндә килеп чыга язган күңелсезлекне, киеренкелекне үзе үк юк итте дә куйды. Ул моны шундый оста эшләде, сизгән кеше сизде, сизмәгәне юк. Ипләп-җайлап кына, иренә ярарга теләгән сыман итеп, сүзне Таҗиның «сакаллы сабый» булгач сабак укып йөрүенә күчерде. Әңгәмәнең шулай җайга салынуын күреп, мин дә үз чиратымда: «Ә ник үзегез укымыйсыз?» – дип, Җәүһәриягә сорау бирдем.
Аның өчен Таҗи җавап кайтарды:
– Укый иде. Кичке урта мәктәпне тәмамлау белән, укырга җибәргәннәр иде үзен. Райкомол аша… А как же! Җәүһәрия бөтен районда берәү ул. Иң алдынгы савымчы дип, күтәреп кенә йөрмиләр иде үзен! – Таҗи чак кына көрсенгән сыман итеп әйтте: – Тик менә укуын гына дәвам итә алмады. Институтны беренче курсыннан ук ташларга туры килде. – Һәм шунда ук төзәтенеп өстәде: – Дөресрәге, укуын ташларга мәҗбүр булды…
– Нәрсә, әллә уку бик авыр бирелә идеме?.. – дидем мин, кабат сорау биреп.
Бу юлы Җәүһәрия үзе җавап кайтарды:
– Хикмәт укуның авырлыгында түгел иде. – Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бер генә мизгелгә икеләнеп торды да тезеп китте: – Таҗи әнисенең, ягъни каенанамның хәле кинәт начарланды. Торып йөри алмас булды. Җитмәсә тагын, Таҗины да укырга өнди башладылар. Киңәш-табыш иттек тә шулайрак хәл кылдык. Шуның өстенә әле тагын, яңа гына өйләнешкән чагыбыз иде… – Бу сүзләрне әйткәндә Җәүһәриянең күзләре көлә, йөзеннән сөенеч, куаныч нурлары балкый. Гомумән, бу сылу хатынның йөзе ниндидер нур, илһам белән өртелгән иде.
Таҗи да көлмичә булдыра алмады.
– Ул ягы да бар иде, әлбәттә, – диде ул, хатыны сүзләрен җөпләп.
Күңелемнең кайсыдыр бер чите белән Җәүһәриянең институт хәтле институтны ташлау вакыйгасында чак кына гаделсезлеккә охшашлы нәрсә барлыгын сизенгәндәй булдым. Һәм кабат сорау бирдем:
– Укуыгызны ташлаганга үкенмисезме соң? Бераз вакыттан соң үкендерә ул…
Җәүһәрия капылт кына җавап кайтармады. Күркәм йөзеннән сизелер-сизелмәс кенә күләгә йөгереп үткәндәй булды. Әмма шунда ук эчкерсез күтәренке тавыш белән кырт кисеп әйтте:
– Юк, үкенмим!.. – диде ул. Йөзе яңадан нурланып ачылып китте аның. – Юк, һич кенә дә үкенмим. Аның каравы менә Таҗи укый. Икебез дә укымышлы, икебез дә, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, урындагы кеше булсак, тормышны кем алып барыр соң! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр, дигән сыман булыр иде ул. Аннары бит, хатын-кызның тагын әле мең төрле