Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 51

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

күз алдына килде…

      Шунда бер бик ачы хакыйкатькә төшенгән иде Иргали: чутка да саналмаган, чүп урынына да тормаган икән солдат гомере. Моны ул солдатка алынуның икенче көнендә үк үз башыннан кичерде. Иң әүвәл, Чаллыга алып килеп, ниндидер иске баржаның караңгы трюмына дыңгычлап төяп, Казанга илттеләр. Ристаннар урынына алып бардылар, ачлыктан интектерделәр, Идел-дәрья өстеннән баруларына да карамастан, бер йотым суга тилмерттеләр. Казанда да хайваннар урынына көрән-кызыл төстәге вагоннарга төяделәр. Шулкадәр тутырдылар, утырып тору түгел, басып барырга да урын җитәрлек түгел иде. Җәйге челлә вакыты. Үзе кызу, үзе тынчу. Шулай булуга да карамастан, томаланган ишекләрне ачтыру юк, солдат – кеше түгел, дөмекмәсләр, янәсе.

      Өч атна чамасы иза чиккәч, ниһаять, вагоннарның ишеге ачылды. Янә көтү урынына куып, каядыр алып киттеләр. Ахыр чиктә аларны урман ышыгына посып утырган казармаларга илтеп яптылар. Менә кайда булган икән ул тәмуг төбе – җәһәннәм. Миләр кайнап чыгарлык челләдә мылтык астырып, төрелгән шинельне җилкә аша салындырып, көрәк, тагын әллә никадәрле тимер-томыр күтәртеп, хәлең беткәнче, йөрәгең авызыңа килгәнче йөгертерләр, иза чиктерерләр иде. Чак кына хәл алырга дип туктатсалар, каяндыр руханилар килеп чыгып, турылыклы хезмәт итәргә өндиләр, «немецлар илебезне коллыкка төшерергә телиләр» дип, нотыклар сөйлиләр, «Бу соңгы сугыш, сугыш – изге эш» дип өстәп куярга да онытмыйлар. Ул да булмый, солдатлар арасыннан берәве чыгып: «Бу сугышның безгә кирәге юк, бу сугыш безнең кебек гади хезмәт ияләренә бары тик ачлык, ялангачлык китерә, каныбызны коя», – дип, «агитка» алып бара башлый. Аптыраш белән йөдәш, кемне тыңларга да белгән юк.

      Нәкъ шул көннәрдә, хәрби әзерлек, хәрби өйрәтүләрнең иң кызган дәверендә, Иргали солдатның да тормышында җитди генә үзгәреш булып алды. Казармага фельдфебель кереп, русча белгәнрәк, дөнья күргәнрәк, төскә-биткә дә чибәррәк, буйга-сынга да тазарак күренгән унлаган татар солдатын сайлап алды. Солдат «уеннары» үтә торган плацка чыгарып тезде. Бераздан нәрсә турындадыр гәп сатып, көлешә-көлешә килүче офицерлар төркеме күренде. Бар да ачыкланды: денщик сайларга дип килгәннәр икән. Иргали каршына да уртачарак буйлы, тар җилкәле, әмма шактый ук сөйкемле офицер килеп басты. Күзләре очрашты. Иргали, үрә каткан килеш, тын да алмыйча торды. «Татармы?» – булды офицерның беренче соравы. Ничегрәк җавап кайтарырга кирәклекне Иргали яхшы белә, беренче көннәрдә үк арт сабакларын укытып, өйрәтеп куйганнар иде инде. «Так точно, Ваше благородие!» – «Кайсы яктан?» – «Кама буеннан, Ваше благородие». Сары пошлак елмайды. Җирән төстәге мыек чылгыйларына перчаткалы кулы белән кагылып алганнан соң, үзенең нинди йомыш белән килгәнлеген әйтте, Иргалинең ризалыгын сорады. Калганы бик тиз эшләнде. Иң әүвәл, сайланып алынган солдатларның өс-башларын алыштырдылар. Өр-яңа ук булмаса да, юньлерәк шинельләр, олтаны шактый ук юкарган, әмма кунычлары хәзергә исән күн итекләр бирделәр. Иргалинең башы күкләргә тиде. Ул, казармага йөгереп кереп, биштәрен элеп чыкты да

Скачать книгу