Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 52
Төнлә бик зур саклык белән хәрәкәтләнүләренә дә карамастан, позициягә яңа көч кертелүен дошман белгән, сизенгән булып чыкты. Таң атыр-атмас борын, җирнең астын өскә китерергә теләгәндәй, каршы яктан ут ачтылар. Олы калибрлы снарядлар шартлавыннан җир тетрәнеп кенә калмады, бөтен тирә-юнь хәрәкәткә килгән сыман булды. Окоплар өстендә ут өермәсе уйный, мәрхәмәтсез үлем давылы котыра иде. Баш калкытыр, иркенләп сулыш алыр чама юк.
Иргали мылтыгын кочагына алды да окоп төбенә чүмәште. Баш очында гына снарядлар ярылудан колаклар тонып, берни ишетмәс хәлгә килде. Өстенә берөзлексез балчык-ком ишелүен генә тойды ул. Бермәлне окоп тирәсендә хәрәкәт башланды. Караса, ни күрсен, санитарлар, башларын саклау өчен иелгәләп, йөгерә-атлый яралыларны ташый башлаганнар икән. Яман күренеш иде бу. Берсенең кулы өзелгән, икенче берәвенең эче актарылып чыккан, өченчесенең йөзе карарлык түгел, кап-кара кан. Кычкыру, ыңгырашу, дөньясына гына түгел, алласына кадәр ләгънәт уку. Иргали, җиргә иңеп керергә теләгәндәй, окоп кырыена тагын да ныграк елыша төште.
Туплардан утка тоту тынарга да өлгермәде, окоплар өстендә икенче бер җан өшеткеч хәбәр таралды: «Га-а-аз!.. Га-а-аз!..» Бу яман хәбәр күпләрне өнсез итте, тәмам тетрәндерде.
Иргали дә аякланды. Ышыграк урын сайлап, зур саклык белән дошман ягына күз салды. Әмма газ дигәннәре дошман ягыннан түгел, ә уң яктагы калкулык өстеннән җибәрелгән икән. Күрде Иргали: сары-яшькелт төстәге төтен, бөтен басу киңлеген иңләп, дулкын тәгәрәвен хәтерләтеп, алар яшеренгән окопларга таба якынлашып килә. Хикмәти Хода, төтен кебек һавага күтәрелми, ә җиргә елышып, авыр нәрсә сыман, җиргә сыланып хәрәкәтләнә. Туган якларында кыр бәрәңгесен алганда, сабакларын җыеп яндырганда, аның төтене шушындыйрак саргылт-яшел төстә булыр иде. Ә исенең тәмлелеге турында әйтеп торасы да юк, хәзер сагынып искә төшерергә генә калды.
Калкулык ягыннан шуышкан газ дулкыны, ниһаять, окоплар өстенә дә килеп җитте. Иргалинең иң беренче тойганы – күзләреннән, чыдый алмаслык дәрәҗәдә әчеттереп, яшь ага башлавы иде. Нәкъ шул мизгелдә, эрегән кургашын салган сымандай, тамак төбе өтәләнде. Тыны кысылды. Һава җитми башлады. Тончыга башлавын тоеп, күкрәген тутырып һава алмакчы иде дә, искәрмәстән генә бугазына ялкынлы кисәү тыгып куйдылармыни, кинәт күз аллары караңгыланып китте, егылмас өчен янә окоп төбенә чүгәргә мәҗбүр булды.
Шунда ул станок пулемёты расчёты белән җитәкчелек итәргә тиеш Илья Олеговичны барларга булды. Күрде Иргали: офицерның хәле тагын да мөшкелрәк, һушын җуйгандай, окоп төбенә сузылып ук яткан. Үзе хәрәкәтсез. Иргали, җәһәт кенә сикереп торып, офицеры янына ташланды. Әмма Илья Олеговичның буыла-буыла ютәлләүдән сыны каткан, йөзе күм-күк зәңгәрләнгән, күзләре аларган иде. Иргали аның башын күтәреп тезенә салды, дәшеп карады. Тик инде офицерның аны ишетерлеге дә, сүз катып