Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 50
Көннәрнең берендә эш тә тапты кебек. Чаллыдагы бер артельгә ияреп, затонның өске өлешенә юл тотты. Үз хәлен чамалап, юлда ук эшнең ниндилеге – авырмы, җиңелме булуы белән кызыксынды. Янәшәсендә атлаган татар абзыеның җавабы кыска: «Ничава, ияләнгән камыт».
Әмма эш урынына барып җитү белән, тәкъдим ителгән әлеге хезмәткә алына алмавы ачыкланды. Бер төркем ир-ат, боз кисәкләре белән аралашкан чал башлы дулкыннар өстендә чайкалган сал какшагасын сүтеп, бүрәнәләрен ярга чыгарып өяргә тиеш икән. Әмма Иргалинең суга керерлек хәле дә, багор белән бүрәнәләрне ярга таба куарлык чамасы да юк иде. Ахыр чиктә ул яр өстендә эшләүчеләр янына күтәрелде, үзенең көч-җегәрен сынап карарга теләгәндәй, озын арканнар, рычаглар ярдәмендә өем өстенә бүрәнә тәгәрәтүчеләр янына килде. Бер юан гына бүрәнә астына барып керде. Әмма аны күтәрә башлау белән, чыраен сытып, уң кулы белән сул иңбашын тотып, читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Бандит пычагыннан алынган яра шундук үзен сиздерде. Хәер, сул кулының күкрәк турысыннан ары күтәрелмәвен ул инде болай да яхшы белә иде. Шулай итеп, Иргали, пычрак су агып-тамып торган бүрәнә астына кереп, күз карасыдай саклаган шинелен генә пычратып чыкты.
Түзә алмаслык авырлыкларга, бәхетсезлекләргә тарыганда да өметен тәмам җуеп бетерми адәм баласы. Әле дә ярый аның гомерлек юлдашы – өмет дигән тормыш җилкәне бар. Шул яшәтә кешене.
Эш табып та башкара алмыйча, коры барып буш кайтуына да карамастан, Иргалинең таш булып каткан күңеле кинәт кенә йомшарып киткән сыман булды. Бәлки, саф һава сулавы, инде бүтән эремәскә дип яткан карлы юлдан җил-җил атлавы шулай күңелен күтәреп җибәргәндер аның. «Зарар юк, – дип уйлады Иргали, – гел болай булып тормас, рәтләнер тормыш, рәтләнергә тиеш. Әнә Бәһрам җизнәсе нәрсә ди: тормыш отыры алга таба бара, ди. Хуҗабикә Зәйтүнә дә: «Советның да игелекле яклары торган саен ачыграк күренә», – дип тора иде әле. Чыннан да, баш ярылып күз чыкмаган бит, тәндә көч-сихәт, йөрәктә дәрт-дәрман бар чакта, тормыш авыр дип лаф орырга кирәк димени! Кемгә җиңел соң ул тормыш дигән нәрсә? Алты ел буена ут эчендә, мәрхәмәтсез үлем давылы котырган яу кырларында йөреп тә исән-сау калуына шөкрана кылырга кирәк. Аның кебекләр генә түгел, аннан болайраклар да анда мәңгегә башларын салдылар…
Уйлый калсаң, исең-акылың китәрлек бит. Һәр адымда үлем сагалап торган яу кырларында ниләр генә кичерергә туры килмәде Иргалигә. Берничә тапкыр әҗәл белән күзгә-күз очрашты, бары тик кыюлыгы белән тапкырлыгы аркасында гына исән калды. Аны бит бер тапкыр хәтта хәрби-кыр суды белән атарга дип тә хөкем иткәннәр иде. Алты ел эчендә башыннан кичергән