Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 56

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

чыжылдаган авазлар. Тынга капланырлык бу зыкы салкын һавада һәрбер аваз аеруча ачык булып ишетелә. Ул арада таң яралды, тирә-юнь ут алганга охшап, ачылып китте. Әнә елганың урта бер җирендә, буйдан-буйга сузылып, җылу-күзләвеккә охшап, шәрә боз ялтырап ята. Аргы яктагы таулар тезмәсе артыннан күтәрелеп килгән кояшның беренче нурлары астында күзләрне чагылдырып яткан шул яктылыкны күрү генә дә Иргалинең күңелендә җылы өметләр уяткандай итте. Адымнарына кадәр үзгәрде аның. Шулай беләүләнгәнгә охшап ялтырап яткан юл буйлап атлаулары үзе бер җан рәхәте иде. Чабата киеп алган аякларына, хәтта яралы иңбашына көч-куәт иңгәнен абайлаган сыман булды Иргали. Шулай итеп ул, юлда очраган олауларны куып-узып, җилнең үзе белән ярышып, һаман алга атлады. Олы калада Иргалине гүя ниндидер шатлык, ниндидер өмет көтәдер сыман иде. Күңеле тикмәгә генә җилкенмидер. Бәлки шуңадыр, хәрәкәтләре ашкынулы, сулышы иркен, адымы нык иде аның.

      Олы юлга, Казан юлына төшкәч, көн тәмам яктырды, очраган атлылар да ишәйде. Каршыга да киләләр, арттан куып җитеп: «Һай!» – дип аваз салып, җил уйнатып узып та китәләр. Һәйбәт артлы, бөркүле чаналарга парлап та, мичәүләп тә игелгән атлар очраштыргалый. Чанада утыручыларның эшләре хутта, якалары күтәрелгән, тун-толыплары эченнән борыннары белән күзләре генә чагылып кала.

      Иргали атлый да атлый. Уйлары үзеннән узып алга йөгерә. Кеше күңеле нәкъ көйсез көн кебек, бик тиз үзгәрүчән. Иргалинең дә җанын янә икеләнүләр, шик-шөбһәләр биләп алды. Чыннан да, нәрсә көтә аны кала тикле калада? Иргали, олы сәфәргә чыгарга санаулы минутлар гына калгач, янә бер хата ясады кебек: таралып йоклап яткан бәләкәче белән саубуллашып, аркасыннан сөйгәндә, Миңсылуга да күзе төште. Шунда, алда хәтәр билгесезлекләр көтүен белә торып, әманәт-нәзер әйткән сыман итте. Үзенең зур хата эшләгәнен бары тик хәзер генә төшенгәндәй булды. Бу хәл аның чынлап торып җанын кыйный, җанын әрнетә башлады: ант-әманәт уен эш түгел!

      Шулай мең төрле уй-хискә бирелеп, җилкенеп-җилкенеп атлый торгач, шактый юл үтелде. Кунарга кергән фатирларыннан да ачы таң белән чыгып китте. Ике тәүлектән соң, көн төшлеккә авышканда, ниһаять, мәшһүр Казанга барып та керде.

      Кая карама – халык дәрьясы, мәхшәр көне диярсең инде менә. Әрле-бирле йөренгән халыкны ерып үтмәле түгел. Олырак кибетләр тирәсендә үзе бер тамаша. Кая карама – таш пулатлар, ак диварлар, шунда ук байларның пассажлары, гөр килеп торган кибетләре. Шунда ук бизәнеп-ясанган байбикәләр, байбәтчәләр. Урамның урта өлешендә уенчык төсле матур, өрсәң кузгалып китәрдәй җиңел чаналарга җигелгән атлар. Үзләре, каядыр соңга калудан курыккандай, ут капкан төсле чабалар. Ничек итеп бер-берсенә килеп бәрелмиләр диген син аларны.

      Печән базарына якынлашкан саен, чәйханәләр, хәрчәүнәләр күбрәк очрый башлады. Әледән-әле бер ачылып, бер ябылып торган ишекләреннән бу бөркеп, тирә-юньгә хуш исләр таратып, һәркемне үзләренә чакырып торалар.

      Иргали дә кеше азрак күренгән хәрчәүнәләрнең берсенә кереп, чәйләп чыгарга булды. Тамак ялгаудан бигрәк, аяк киемнәрен алыштырып, сакалын кырып, мыегын төзәтү иде нияте. Кыяк кебек үткен

Скачать книгу