Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 60
Илья Олегович та Иргалинең тормышы, хәл-әхвәле турында бары тик сүз югында сүз булсын өчен генә кызыксынмый. Моны шәйләү әллә ни зирәклек сорамый иде. Менә ул үрелеп кенә солдатның җиңенә сыңар кулы белән кагылды һәм гап-гади, эчкерсез итеп әйтә салды:
– Дорогой мой человек! Шуны бел: мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәчәкмен. Син моны вәгъдә дип тә, изге әманәт дип тә кабул итә аласың.
Җылы, ифрат ягымлы, чын теләктәшлек белән әйтелгән бу сүзләр Иргалигә җан азыгы булды да куйды. Аңа кинәт рәхәт булып китте, ятсыну минутлары узды, тынычлана төште, тавышына кадәр тигезләнде. Барлык икеләнүләр, шикләнүләр томан кебек эреп юкка чыкты. Шул инде, яхшылык кыл да диңгезгә сал, адәм белмәсә, балык белер, дип әйтмәсләр иде аны.
Шулчак Илья Олегович җәһәт кенә урыныннан күтәрелде, елмайды һәм куанычлы хәбәр тапшырган кыяфәткә кереп:
– Әти дә кайтты, – диде.
Өлкән Клочкинны каршы алу өчен залга чыктылар. Алар чыкканда, башына кокошка утырткан горничная үз хуҗасы янында бөтерелә иде инде.
Ул арада өлкән Клочкин, көзге каршысына килеп, чал суккан чәчен таслап бер якка тарап куйды, тарагын агара башлаган сакал-мыегына да тидереп алгалады. Шунда ук кара төстәге пиджагының төймәләрен ычкындырып, итәкләрен сыпыргалады. Жилеты кесәсеннән ялтыравыклы чылбырга таккан сәгатен чыгарып, аңа күз төшереп алды. Бары тик шуннан соң гына саллы-салмак адымнар белән өскә, Иргали белән улы янына күтәрелә башлады.
Килеш-килбәте шәп иде мәшһүр докторның. Чак кына юаная башлаган таза-төз гәүдә. Чәчләре, сакал-мыегы гына түгел, көя төшкәнгә охшап тузгып торган калын кашларына кадәр чал йөгергән иде аның. Пенсне артында мөлдерәп торган соры күзләр үткен карыйлар, киң маңгаенда еллар сызган сырлар. Йөзе якты, чиста. «Әй-йе, – дип куйды Иргали. – Чыннан да, үзенә карата һәркемдә ихтирам хисе уята торган могтәбәр, ягымлы-игътибарлы, нәзакәтле кеше икән…»
Ул арада залга күтәрелгән доктор, ерактан ук елмаеп, Иргалигә таба якыная башлады.
– Исәнме, саумы, служивый!.. – дип, нәкъ мөселманнарча күрешү өчен берьюлы ике кулын сузды. – Миңа Илюша сезнең ничек итеп бергә хезмәт итүегез, ничек итеп аны газ эченнән, ут астыннан алып чыгуыгыз турында бер түгел, мең тапкырлар сөйләгәне бар. Күрче, зинһар, нинди баһадир! Гренадермыни!..
Өчәүләшеп яңадан Илья Олегович кабинетына керделәр. Әмма анда озак юанырга туры килмәде, аларны табын янына чакырдылар.
Ашханәгә кергәч, кабат һушы-исе китте, хәйранга калды Иргали. Ап-ак эскәтер җәелгән ындыр табагы чаклы өстәл өсте күзләрне чагылдырырлык итеп хәзерләнгән иде. Нинди генә савыт-саба, нинди генә сый-нигъмәт юк иде анда.