Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 62

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

эшләсә, кеше югалмый. Авылда хәзер кысыр, буш җиргә кытлык юк. Көч-егәрең генә булсын. Ә безнең служивыйның ул яктан зарланырлыгы юк. Татар халкы тырыш, иген игәргә дә, мал-туар асрарга да хирыс. Шуның өстенә бик чиста халык. Әйтергә теләгәнем шул: җире булыр, мал-туарын алышырбыз. Көч – ирдән, байлык – көтүдән, ди бит. – Шунда өлкән Клочкин аңлаган кешегә бик аңларлык сүз ычкындырып куйды. – Җитмәсә, без дә буш калмабыз… Югыйсә әнә бал-май, ит-мазар тирәсенә якын килерлек түгел. Коточкыч кыйммәтчелек.

      Бу сүзләр айнытып җибәргәндәй итте Иргалине. «Аларның ярдәм итү дигәннәре шулай әҗәткә акча биреп торуга гына кайтып калыр микәнни? Ай-һай, белмим, белмим, дип уйланды ул. Уртак көймә сумала күрмәс дигәндәй, бурычка алып көн күрү төпсез көймәгә утыру булмасмы икән соң? Һәркем әҗәткә генә алып яшәр иде аны. Мәрхүм Миргали карт: өлеш бар җирдә үлеш бар, дияргә ярата иде. Урыны оҗмахта булсын, акыллы, зирәк карт иде».

      Иргали үзенең күңелен янә тирән борчулы, хәвефле уйлар биләп алуын табын янында сиздермәскә тырышты. Авызында кара кан булганда да сер бирергә ярамый, дип уйлады ул. Әйдә, хәерлегә язсын, бурычлы үлмәс дигән булып, үз-үзен юаткандай итте.

      Залдагы сәгатьнең, доң-доң килеп, төнге унберне сукканы ишетелде. Табын янындагылар тынып калган сыман булдылар. Шулчак горничная кереп, кунакка урынны Илья Олегович кабинетында җәюе турында хәбәр салды.

      Иргали бушаган чынаягын әйләндереп каплады да, ачык йөзле, юмарт күңелле хуҗаларга кабат-кабат рәхмәтләр әйтеп, гафу үтенеп, урыныннан купты.

      …Кемнәрнең генә теләкләре кабул булгандыр, Иргалинең юлы котырып уңды: Казаннан ат җигеп кайтты. Крестьян хезмәте белән көн күрә башларга ниятләнгән кеше өчен ат кадәр атның нәрсә икәнен аңлатып торуның хаҗәте юктыр. Аты юкның – заты юк, ди мәкаль.

      Шуның өстенә әле чанада, торыпша астында, ике капчык он, бер капчыкка якын солы, кеше җилкәсеннән төшкән булса да, ярты авылны киендерерлек кием-салым да бар.

      Өйдәгеләрнең шатлык-куанычлары баштан ашты. Тормыш көтмәгәндә-уйламаганда бәйрәм төсе алды. Бары тик Иргали генә үзен тыенкы-басынкы тотты, бүгенгә тамак тук, өс бөтен дип, артык туарылып ташламады. Хәер, моның сәбәбе дә юк түгел иде шул…

      Бер хәстәр икенчесен тудыра, дигән сүз бик дөрес. Ат җигеп кайту гына да әллә никадәрле өстәмә мәшәкатьләр тудырды: кайда асрарга? Нәрсә ашатырга?..

      Башта, берәрсенең буш абзарына куеп торыргамы әллә? дип тә уйлаган иде Иргали. Әмма баш вата торгач, бу уеннан кире кайтты. Өй хуҗасы Зәйтүнәнең кайчандыр кәҗә асраган, соңрак өч-дүрт баш тавык тоткан куышы бар, шул алачыкны файдаланып торасы итте. Әмма әлеге куыш бик бәләкәй, алды белән кертсәң, ат та борылырлык түгел иде. Арты белән чигендереп кертермен, дип уйлап куйды Иргали, мыек астыннан гына елмаеп.

      Иргали иң әүвәл әлеге куышны иске каз ояларыннан, сынган көрәк, сапсыз сәнәк, иске себерке, бернигә яраксыз тимер-томыр ише нәрсәләрдән арындырды. Шул ук көнне Гыйззәт хәзрәттән бер олау салам сорарга мәҗбүр булды. Салам, бердән, ат

Скачать книгу