Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 58
Нәкъ шулвакыт өстә, асравы белән бергә, хуҗабикә үзе дә күренде. Эре сөякле, төз-зифа буй-сынлы, ап-ак түгәрәк йөзле, кабарып торган алсу иренле, килешле озын муенлы, ифрат та чибәр, нәзакәтле хатын иде ул. Әмма шул күркәмлек белән бергә, буй җитмәс югарылык-дорфалык та бар иде сыман кыяфәтендә.
Хуҗабикә каядыр барырга җыенган булса кирәк, киенгән-ясанган. Өстенә дә итәкләре идәнгә кадәр төшеп торган, яка-изү тирәләре ялтыравыклы укалар белән каелган күлмәк кигән. Муен тирәсе алтын чылбырлар, кыйммәтле ташлар куеп бизәлгән. Иң күзгә ташланганы – ут чәчәге бәйләменнән үрелгән таҗга охшатып, баш әйләнәсенә тыгызлап чорнап куелган калын җирән толымнары иде. Әлеге алтын таҗ сыман чәчкә күз салу белән, ә бит минем бу хатынны кайдадыр күргәнем бар, дип уйлап, Иргали үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Шунда ук исенә дә төште, бу хатынны түгел, ә бөтен гәүдәсе, буй-сыны белән, кулына шаһлык таягы тоттырып ясалган «Әби патша» рәсемен күргәне булган икән.
– Сезгә кем кирәк?.. – диде хуҗа хатын. Тавышы төксе, коры иде. Җитмәсә тагын, Иргалинең сәламен дә бөтенләй ишетмәгән сыман итеп сорады.
Бу хәлдән каушабрак калган Иргали, һушын җыя алмаган кеше сыман, әкрен, шул ук вакытта дәртсез тавыш белән үзенең Илья Олеговичны күрергә теләге барлыгын белдерде.
– Сез аны кайдан беләсез?
Бер урында таптанып торган Иргали башта бергә хезмәт итүләре турында аңлаткандай итте, аннары барысына да берьюлы ачыклык кертергә теләгәндәй:
– Мин аның денщигы идем… – дип өстәп куясы итте. Һәм шушы саксызлык белән ычкындырган бер кәлимә сүзе бөтен нәрсәне җимерде дә ташлады.
«Әби патша» га охшаган хуҗабикәне алыштырып куйдылармыни! Бөтен йөреше-торышындагы нәфислекне, затлылыкны җил тузгытты диярсең.
– Нинди ахмак сүз сөйләгәнегезне аңлыйсызмы сез? – дип җикеренде хуҗа хатын, күзләреннән чаткылар чәчрәтеп. Бу яман сүзләрне кеше-фәлән ишетмәдеме дигән сыман як-ягына каранып алды. Аннары, Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, йөзен-кашын җимереп, зәһәрен көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә, тезде дә тезде. – Бу заманда нинди денщиклар булсын ди, дивана бәндә!.. – Шунда ук тегеләй-болай уйларга урын калдырмаслык итеп өстәде: – Минем ирем – Илья Олегович Клочкинның һичкайчан да денщик тотканы булмады. Минем ирем, минем Илюшам, кызыл командир булган кеше. Совет иле өчен, җан аямыйча, фидакярләрчә сугышып кан койган офицер…
Һай, бу беркатлылык! дип уйлап куйды Иргали, йөрәгенә гүр салкыны иңә башлавын тоеп. Аны ачыну, үкенү хисе яңа көч белән биләп алды. Һай, тинтәк җан! Һай, беркатлы тилемсә! дип