Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 57

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

яшьләрдән җилләр искән, азык-төлек калдыклары һәм савыт-саба тулы өстәл янында бары тик бер генә кеше утырып калган. Иргалине күздән яздырмаска теләгән бер кыяфәт белән утырган бу татар агай-эненең килде-китте кеше түгеллеген чамалау әллә ни кыен түгел иде. Өс-башы да затлы, кыяфәте дә укымышлы-зыялы кешегә охшаган. Алдында тәртипсез рәвештә ташланган газеталар ята. Күз карашлары үткер. Йөз-чырае да мөлаем. Ияк очында гына калдырылган җыйнак сакалы үзенә бик тә килешеп, йөз чалымнарына инсафлык, риясызлык өстәп тора иде.

      Ахыр чиктә агай-эненең тәкате бетте, ахрысы, һәрбер хәрәкәтендә көч-гайрәт, ашкыну, килеш-килбәтендә ихтыяр көче һәм әллә ниткән тынгысызлык ташып-бөркелеп торган солдатка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Иргалинең кем булуы, кайдан, нинди йомыш белән Казан тикле Казанга килеп чыкканлыгы белән кызыксына башлады.

      Иргали үз-үзенә чиксез ышанган бер кыяфәткә кереп җавап кайтарды. Әйдә, белсен солдатның кемнәр белән эш иткәнен. Кеше кайда да үз дәрәҗәсен саклый белергә тиеш.

      – Менә ничарадан бичара хәленә төшеп, Казан каласы тарафларын бер әйләнеп кайту нияте белән килгән идем әле, – дигән булды ул. Әмма бу могтәбәр кыяфәтле кеше белән алай дорфа сөйләшергә кирәк түгеллеген бик тиз абайлап алды. Шундук төзәтенде. Нинди йомыш белән килүен яшермичә ачыктан-ачык сөйләде дә бирде һәм бик дөрес итте.

      «Доктор Клочкин» исемен ишетү белән, әлеге укымышлы-зыялы кешегә охшаган агай-эне Иргали янына ук күчеп утырды.

      – Бик беләм, бик беләм, афәрин, – дип элеп алды ул, – бик могтәбәр, бик затлы кеше. Доктор Клочкинның исеме мөселманнар дөньясында да зур хөрмәт белән яд ителә…

      Иргали үзенә кирәкле кешеләр турында шактый ук тулы, кызыклы, бер үк вакытта бик тә кирәкле мәгълүматлар алды. Хәтта кай тирәдәрәк яшәүләренә кадәр белеште.

      Һәм менә ул атаклы докторның ике катлы таш йорты каршында тора. Ишекнең тоткасы җиздән, алтын йөгертелгәнгә охшап елкылдый. Шунда ук әллә ни зур булмаган игълан тактасы. Аңа да шундый ук ялтырап торган хәрефләр белән «Бу йортта фәлән-фәлән атлы доктор яши» дип язып куелган.

      Иргали өйнең зур-зур тәрәзәләренә кабат күз төшереп алды да, әллә ни биек булмаган, сырландырып, чуеннан коеп эшләнгән баскычка күтәрелде. Менә ул сират күперен чыгуга тиң авыр минутлар. Йа-а Ходай, йа-а мәрхәмәтсез язмыш, түземлек бир, сабырлык бир, һай, бу кеше бусагасына килеп, йөз ертып, йөз суы корытулары! Әҗәлләргә тиң бит!..

      Иргали, ни булса шул булыр дип, ишеккә кагылды. Ул бикле иде. Караса – ишекнең уң ягында ак төймә. Шунда ук «звонок» дип язып та куелган. Иргали янә икеләнә калды, үзе турында хәбәр салырга кыюсызланып торды. Сүзне нидән башлыйсын, үзен ничегрәк тотасын мең дә беренче тапкыр күңелендә кабат яңартты. Һәрхәлдә, җаен-форсатын туры китереп, дәрәҗәсен бик үк төшермичә, иң яманы – артык мескенләнмичә генә сөйләшер…

      Ниһаять, тәвәккәлләде. Гәүдәсенең, тез буыннарының җиңелчә генә калтыравын тыярга тырышып, имән

Скачать книгу