Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 43

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде:

      – Соң, әүлиямы, әсәнме – ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакындагы уйлардан арыган мәлдә бер тыңламый калмам…

      Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле тәмам такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына Урда җайдакларын янә өсләттеләр.

      – Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыпталарына тикле туздырабыз!..

      Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә, Аксак Тимер үтә нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир кайту юлындагы Туктамышның сыртын каплап баручы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды.

      20

      Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр ул. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны, корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Мәмләкәтне Ходай Тәгалә хан-хакимнәр бәйдән ычкынудан берүк саклый күрсен!..

      Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң хәйләкәр илчесен дә юллап карады хәтта:

      – Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип атадым. Ә син нәҗестән көрәк булып Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин чалган мал, каптырган ризык белән күтәрелүеңне дә онытып, өстемезгә шакшы төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, барысын да исеңә төшерермен, мин тез чүктермәгән мәмләкәт, миңа бигать китермәгән хан юк. Чыгырымнан чыгарма, акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син!..

      – Син миңа атам анысы, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем олысына якыннарыңнан борын тыктырма. Каф тау олысы да – Җучи ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы…

      Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан, карт төлке Ак Хуҗасын җибәреп, Магулстан әмире Камәретдин белән солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының бар нәүкәрен аякка бастырып, анда да Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган, ди. Камәретдин Харәземдәге Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә

Скачать книгу