Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 41
![Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов](/cover_pre311514.jpg)
Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең чарасызлыктан үгездәй ярсуы йөзенә чыккан иде, камчысын да алып тормыйча, ул шундук юкка чыкты.
– Менә тагын бер кан дошманың артты, Хәсән якташкаем, – дип пышылдады Карабәк, бәйләрбәгенең колагына иелеп.
19
Үргәнечтән хәбәр бик тиз кайтып җитте.
– Мәхмүт солтан дүрт калада бишәр меңлек алай урнаштырган. Аксак Тимер Тәһран тарафында яуда йөри, әмма Туктамышны изгелек кадерен белмәүдә, әрсезлектә гаепләргә маташа, ди. Әмир Тимернең Сәмәркандта калдырып киткән угылы Гомәршаһ Мәхмүт солтанга каршы гаскәр юллап караган, мәгәр, каршы тора алмыйча, кире киткән икән.
Ләкин Аксак Тимер сөзешмичә генә кача торган мөгезсез сыер түгел, азау тешен күрсәтергә бик тиз җаен тапкан.
– Тимер бәк әзәриләр мәмләкәтенең җәнүб[39] ягында гаскәр туплап куйган, Мәхмүт солтанның Харәземгә сәфәренә үч итеп, ул Урданы Тәһран яклап таламакчы икән. Тәбриздә үзен солтан дип белдергән залим Әхмәт Сарай-Бәркәгә ясак озату гадәтен онытса да, Каф тау олысы Урдабызның газиз кисәге бит, аның өчен Бәркә илә Шәйбан ханнар заманыннан бирле, йөз еллардан гайре талаш барган. Каф тау – безнең өчен җанын тәслим кылган мал түгел түгелен дә, мәгәр аны барып якламыйча булмый.
Сарай каласыннан барча олысларга көттермәстән фәрман таратылды.
– Һәрбер олыс бәге бер төмән җайдак башында Идел тамагына килеп бассын!
Менә шундый бит ул сугыш, мәхшәр, җәһәннәм дигәннәре. Аның туймас авызына бармак тидердеңме, ул сине беләгеңнән каптырмыйча калмый. Алла сакласын, башың белән кабып йотуы да мөмкин. Әмма дә ләкин бөек Урданың бөтенлеге хакына ияр өстенә күтәрелмичә дә булмый. Урдада бер генә олысның олугбәге яки әмире дә җебегән дигән дан алмаган әле…
Идел тамагында төп-төгәл йөз мең җайдаклы гаскәр тупладылар. Туктамыш хан, меңбашларны җыеп, Хазбулат атлы бәкне гаскәрбашы сыман тәкъдим итте. Илле яшьләр тирәсендәге ошбу түрә – бөтенләй дә таныш түгел бер бәк, әмма иң гаҗәбе – Туктамыш алдында аның исемен Мәскәү каласыннан килгән яшь кенәз Василий, Җүнкалалы Борис, хәтта
39