Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 37
Мин дә аның карашларын җөпләдем:
– Чуаш кызлары кияүгә киткәч тә башларына тастар чорный. Бу – аларда хатын булу билгесе. Ә мишәр хатыннары картая төшкәч чорный. Бу инде аларда картлык ягына авышу билгесе. Ләкин «тастар» сүзе үзе фарсыныкы.
Мессарош боларны да язып алганнан соң:
– Менә болар мишәр теле белән чуаш теле арасында ниндидер бер аерым якынлык барлыгын күрсәтә. Шунлыктан алар түрк-татар, төрки халыкларының тормыш, гадәт, тел һәм әдәбиятларын тикшерүчеләрне кызыксындыра торган нәрсәләр, – диде.
Аның минем туган-үскән якларда йөрүе һәм хәтта әтиемне дә якыннан белүе билгеле булды.
Менә шушы галим белән утырышулар нәтиҗәсендә мин бөтенләй очынып киттем. Минем Эстәрлетамакка бару турындагы уем да, Каракул шәһәренә китү турындагы ниятләрем дә җимерелде.
– Ни булса шул, – дидем мин, – быел кышны берәр мишәр авылында кичерим әле… Кешеләр әнә шулай үсәләр ич, камыт киеп түгел!
Галиәсгар абзый да мине очындырып җибәрде, Риза Казый да шундый киңәш бирде. Ул ничек, ниләр эшләү турында да акыллы, файдалы юллар күрсәтте. Иң азагында ул, үзенең шушы юлда ярдәм итә алмавына борчылып булса кирәк:
– «Шура» да басылган чуашлар турындагы нәрсәләрең өчен гонорар биргәндә, сиңа зур ярдәм булыр иде дә бит, – диде. – Ләкин мин акча мәсьәләсенә катнаша алмыйм шул. Ул мәсьәләне Фатих әфәнде хәл итә.
«Вакыт» белән «Шура» да гонорар мәсьәләсе шулай куелган иде: гонорар редакциянең үзе кушып, сорап яздырган нәрсәләргә генә бирелә. Шулай язылмаганда, нинди генә яхшы, файдалы әсәрләр булса да, гонорар бирелми. Гонорарны кемгә һәм күпме бирү эше Фатих Кәрими карамагында иде. Билгеле, бу «кушып», «әйтеп» яздырулар күбрәк редакция әһелләренең үзләренә яисә аларның туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына була. Әйтик, Борһан Шәрәф «Вакыт» сәркатибе булу сыйфаты белән зур гына жалование алу өстенә көн саен диярлек (күбрәк урыс газеталарыннан алып) бер мәкалә яза. Ә алар «кушып яздырылган» нар рәтенә керә. Шуның