Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 39
– Андый нәрсә юк монда!..
– Ул моннан күчтемени?.. Кая күчте соң?..
– Белмим!..
Аннан китеп, бер-ике урам аша үткәч, Кәбир Бәкер очрады:
– Кайдан килеп чыктың әле син?..
– Кайттым әле менә Казанга, сезнең шикелле иске дус-иш, таныш-белешләрне күрергә!
Байтак кына сөйләшеп торганнан соң, «Бәянелхак» редакциясен сорадым мин аңардан. Ул, көлемсерәп:
– Син Казан матбугатында, бигрәк тә «Ялт-йолт» журналында «Бәянел-Болак» дигән сүзләрне укыганың юкмыни? – диде.
– Нигә булмасын!.. Мин аның «Бәянелхак» ка бирелгән яңа «атама» икәнлеген дә беләм!
– Алай булгач, шул инде, аның редакциясе дә шунда нәкъ үз урынын тапты. Болак буена күчте!
Аның өйрәтүе буенча шунда киттем.
Казан шәһәрен икегә бүлеп, Кабан күленнән башлап Казан елгасына чаклы сузылган Болак үзенең сасылыгы, пычраклыгы белән дан тота иде. «Бәянелхак» редакциясе хәзер нәкъ әнә шуның каршысында икән. Аның үз гомерендә бер тапкыр да буяу күрмәгән стенасы пычрануның чигенә барып җиткән. Ишекләре кыйшайган, бусагасы чалышайган, әйтерсең лә бер ташландык өй!..
Урам яктан тар гына караңгы коридорга кергәч тә, мин аның сул ягындагы ишектән бик үк зур булмаган бер бүлмәгә үттем. Аның тышкы күренеше шикелле үк шыксыз булган бу бүлмәсендә бер басу машинасы белән берничә тартма хәреф тора. Алар янында берничә матбага эшчесе дә бар. Шуңа күрә дә мин:
– Матбаганың директоры кем? – дип кенә сорадым.
– Мөхәммәтҗан абзый Сәйдәшев, – диделәр.
– Алай икән!..
Борылып чыгып китәргә торганда гына минем күзем матбаганың аргы башындагы кечкенә генә бер бүлмәнең ачык ишегенә төште. Аның эчендә, иске бер өстәл янында, Әхмәтҗан карт Сәйдәшев икмәк белән йомырка ашап утыра иде. Менә бит! Казан күләмендә атаклы картның шулай бик гади итеп ашап утыруын чухурлар күрсә? Чистай ягыннан килеп газеталар тирәсендә эшләштереп йөргән Харрас Фәхри дигән бер әйбәт кенә егет бар иде. Ул бер сәүдәгәр кызы белән танышкан, бер-берсенә күңелләре төшкән. Берсе алырга тели, икенчесе – барырга! Кызның ата-анасы шуны белеп алгач, бот чабып көлә: «Тапкан икәнсең кияү булырлык кеше! – диләр кызга. – Чүбекле сары кәгазьгә бер кисәк икмәк белән ярты вобла балык чорнап, кайда җитте шунда ашап йөрүче бит ул!» Хәер, Әхмәтҗан картның инде өйләнәсе юк, рәхәтләнеп ашый как өстәлдә йомырка белән ипине…
Мин, аның янына кереп исәнләшеп тормастан, көлемсерәп чыгып киттем һәм әлеге коридорның икенче ягындагы ишектән шактый зур бер бүлмәгә үттем. Бу бүлмә дә шулай ук шыксыз иде. Аның кайчандыр бер буялган булганлыгын күрсәтә торган тимгел-тимгел эзләре дә бик тонык күренә. Идән чиксез пычрак, җир кебек каткан. Аның кайчан да булса юылганлыгына күңел ышанырлык түгел. Бүлмәдә ике иске агач өстәл белән алар тирәсендәге берничә урындыктан башка бернәрсә дә юк. Ишеккә каршы гына торг