Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 38
Өченче бүлек
Казанга кайтып төшкәч тә мин иң элек үзем укыган мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә бардым. Әле дә анда булган шәрикләрем, бигрәк тә Хәбиб Исхакый белән күрешергә ашыктым.
Бу вакытта Хәбиб Исхакый аз гына хакка шул мәдрәсәнең башлангыч мәктәбендә укыта. Байтак кына шигырьләр дә язган, бер җыентыгын бастырып та чыгарган. Аның өчен ун сум гонорар да алган.
– Күрәсең ич, эшләр шактый шәптән хәзер, – ди ул, – гонорар алучы шагыйрь булдым!
Шулай да ул искиткеч картайган, ябыккан. Аның бөтен хәрәкәте, күз карашлары да, сүзләре дә нык изелгәнлеген, өметсезлеккә бирелгәнлеген күрсәтә. Элекке кызулык та, кискен хәрәкәт тә, гыйсъянчылык дәрте белән ашкыну да сүнгән. Гәрчә ул башта мине уен-көлке сүзләр белән каршы алса да, аның да йөрәктән түгел, ә үзен көчләп кенә икәнлеге күренеп тора иде. Мин аңа:
– Нигә шулчаклы картайдың, сәлперәйдең? – дип әйткәнемне сизми дә калдым.
– Шулай, дускаем, картайталар да, сәлперәйтәләр дә монда, – дип куйды ул, авыр гына көрсенеп.
Галимҗан хәзрәт белән Әхмәтҗан Мостафин шикелле карт хәлфәләр һаман да аңа үсәргә, колач җәяргә ирек бирми, һаман да аяк чалалар икән. Мәдрәсәне ташлап чыгу эшендә башлап йөрүен аның битенә бәрәләр, ташлап чыккан шәкертләрдән шактый өлешенең шул мәдрәсәгә кабат кайтып керергә мәҗбүр булулары тегеләрне тәмам очындырып җибәргән. Алар ике сүзнең берендә: «Бушкуык социалистлар!» – дип көлә болардан. Хәбиб Исхакый бер-ике җәйне казакъ арасына чыгып йөргән дә Нәҗип Думави кебек ташлап кайткан.
Авыр тәэсир итте миңа кайчандыр үзара ярышып шигырь язган бу өметле талантның, якын дустымның шулай сүнүе!..
Шуннан соң мин газета редакцияләренә киттем.
Редакцияләр дип… бу вакытта аларның күбесе калмаган иде инде. Бишенче ел инкыйлабыннан соң бер-бер артлы борынлаган җиде-сигез басманың икесе генә яши иде Казанда – «Йолдыз» белән «Бәянелхак»…
«Йолдыз» газетасы тирәсендә күзгә күренерлек бер генә үзгәреш тә юк. Аның редакциясе һаман да шул «Болгар» номерларындагы кечкенә генә бер бүлмәдә икән. Һади Максуди һаман да шулай элеккечә, башына карасу кызыл фәсен кигән килеш өстәл янына җәелеп утырган да, кулындагы сөтле кофены бер уртлап, бер өстәлгә куя-куя, редакциягә килгән кешеләргә «галәми ислам» турында фәлсәфә сата. Төркиянең көчле, ныклы дәүләт булуын, аның кайчан да булса бер грекларны, болгарларны ут өстендә биетеп, зур шан казаначагын сөйләп, әһеле исламны шатландыра. Үзенең «Мөгаллимел-әүвәл» һәм дә «Мөгаллимес-сани» дигән дәреслекләренә күп яңалыклар кертүен сөйли. Энесе Садри Максудиның җәмәгать, сәясәт эшчесе булуына масайган кебек сизелә. Шул уңай белән ул миңа карата да үпкәсен белдереп алды:
– «Чүкеч» журналында чыгарылган карикатурагызга күңел рәнҗеде рәнҗүен дә… Зарар юк, Зариф әфәнде, яшьлек барын да эшләтә! Янәсе, тора-бара