Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 34
Мин әзрәк мая туплаган идем, шуңа кредит акчасы өстәп, иремә «тәгәрмәч» юнәттек. Ильяс канатланды:
– Җүнле урыннарга киемеңә һәм тачкаңа карап алалар, бу – факт, – диде.
Минем күңелемә авыр уйлар оялаган, өйләнешкәннән бирле мин ни каенатам, ни каенанам белән күрешмәгән килмешәк килен идем.
– Әти-әнинең хәлләрен белешәсе иде, Ильяс, – дидем. – Аларга дигән бирнә бүләкләрем дә бар.
Ирем тупас кына:
– Башымны катырма! – диде. – Мине нигеземнән тибәрделәр, вот так!
– Син үчләшмә, оныт, – дип, Ильяска сыендым. – Бәлки, алар нигә балабызны өйдән кудык икән дип үкенәдер, җаным. Мөгаен, безне көтәләрдер. Син «бу – киленегез» дигәч, мин «исәнме, әти, исәнме, әни» диярмен. Йола буенча дәшәрмен.
– Нинди киленегез?! Син бит кәҗә хатыны! – Ильяс мине үзеннән этеп җибәрде. – Ничек оялмыйча синең белән таныштырыйм ди! Безнең әти дә, әни дә профессорлар!
Ярты кисәгемнең әлеге сүзләренә үпкәләргә тиеш булсам да үпкәләмәдем, нибары кычкырып көлдем генә. Чынлап та, элек мин кәҗә кызы идем, ә бүген – кәҗә хатыны!
Минем көлүемә Ильясның җен ачулары кузгалды:
– Авызыңны ерма, Мәликә! – диде ул. – Мәктәптә укыганда, авыл һавасы суласын дип, мине авылга, әбиләргә кайтаралар иде. Шунда мин Нәфыйга исемле кыз белән дуслаштым. Тик мине әби аңардан тиз биздерде. Улым, алар кәҗәләр нәселе, әрсезләр, сансызлар, кешегә кушаматны хайваннарга охшатып кушалар, диде. Нәфыйганы яратсам да, бүтән озатмадым.
Менә монысы көлке түгел иде инде.
Беркөнне Дәүләтша карт:
– Тормышыгыз рәтсез, кызым, – диде. – Киявең холыксыз нәстәкәй, ахры, тиккә дә кырыла. Даулашып яшәүнең ни тәме! Без карчыгым белән инәдәге җеп төсле идек, дөнҗаның ямавын бергә тектек. Ә сез тырт та пырт.
– Юк, бабай, безнең аралашу рәвешебез шундый.
– Ир-ат имән күек нык терәк булыр ие, ә синең җегетең талчыбыгы күек бөгелә дә сыгыла, аның кай төшенә ышыкланырсың икән, кызым.
– Нишләтим, бабай, мин аны шул килеш яраттым бугай инде.
– Минем кыз, Кәримә, синең күек, асыл ирләрне танымады, сукбай әртискә иярде әнәтерәк. Без прастуй эшчеләрдән гарьләнде кыз. Сезнең тиреслектә казынырга мин кортмыни, алма күек яшьлегемдә дөнҗа гизәм, диде. Хәдичәм аны соңлап кына тапты, кырыкта гына. Өлгермәгән җимеш ачы икән, үтебезне сытты ул бала. Ни хаты, ни тилиграмы юк. Аллаһка рәхмәт, йортыма сине китереп кертте. Сәлимә монда сәбәпче генә, кызым. Илаһ кодрәте белән төенләнә хикмәт төенчекләре.
Картның ир-атлар турындагы беркатлы фәлсәфәсенә мин, әлбәттә, колак салмадым. Нинди генә агач исеме белән аталса да, Ильяс минем өчен бердәнбер һәм кабатланмас ярым иде. Еллар үткәч, яшьлегем җүләрлеген җилләр куып тараткач, Дәүләтша бабайның алтын сүзләре хәтердә яңгырар, билгеле. Хак икән, мәхәббәтнең