Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 31
«Төркем», каршылыкка очрап, як-якка сибелер дисәм ялгыштым: иң алдагысы – кәкре мөгезлесе (мөгаен, ул әйдаман иде) – тоягы белән җирне тырмаштырып, холкын күрсәткәч (янәсе, батыр!) миңа табан теркелдәде. Йа Аллам, сөтлебикә миңа шулкадәр охшаган, аңарда миндәге буй-сын, миндәге кирелек, миндәге тәвәккәллек, миндәге түземсезлек иде!
– Әй син, ак пәри! – дип, «ишемә» кизәнгән Ильяска мин:
– Сукма! – дидем. – Аның миңа йомышы бар шикелле.
Кәҗә ханым, нәрсәдер күргәндәй, башын уңга каерды, без дә шул якка карадык, тик анда күз очына эләктерердәй әйбер юк иде, аның каравы безне җиңел генә алдаган ак пәри алдымдагы сары чәчәкләрне чәйнәп маташа иде.
– Тәмлеме? – дидем мин, көлеп. – Тамактан җиңел үтә, чәнечкеле розалар түгел бит.
– Әйе, минем кебек хәерче студентка төрттерәсең инде! – Ильяс моны үз бакчасына ыргытылган таш дип кабул итте. – Хәзер машинамны сатам да, – ул яр битендә «кызынган» иске «Жигули»га ымлады, – акчасына миллион роза алам!
– Сәлимә!
Куыклы лампа эченнән чыккан җенмени, каршыбызга бер карт килеп басты. Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләр ап-ак, чәч-сакал ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән. Хәтта ки кулындагы таягы да акка буялган иде.
– Сәлимә, дим, азынма, дим. Кайт өйгә, дим!
Аның сөйләнүе әкәмәт иде. Нинди Сәлимә, кайда ул? Монда без өчәү генә: мин, Ильяс һәм әрсез кәҗә… Бу урында шайтан аунагандыр, мөгаен: укыйсың-укыйсың, һич башыңа сеңми. Инде саташкан карт…
– Бабай, адаштың мәллә? – диде Ильяс, ул, минем кебек, хорафатларга ышанмый иде. – Әллә карчыгың качтымы?
– Адашмадым, улым. Вәт шушы йөремсәк аякларыма ял бирми. – Карт таягы белән җиңелчә генә кәҗәнең корсагына төртте. – Сәлимә, җүри йоклаганга салышма, дим.
Бу чын мәгънәсендә түләүсез кәмит иде. Бая гына чәчәгемне умырган «Сәлимә» башын җиргә игән дә «йокыга» талган, күзе йомылган, торыклары сыгылып, гәүдәсе изрәгән иде.
– Уян, дим, Сәлимә, әнә иптәшләрең тарала, дим. Җыештыр шуларны, Алла колы!
Бездә уку дәрте сүнгән иде инде. Җитмәсә, Сәлимәгә кадәр «куерган ботка» эчне пошыра иде. Себер китәбез, Себергә… Элек ул якларга безнең бабайларны көчләп куганнар, ә без үз иркебез белән китәбез… Юк, минем илемнән-җиремнән аерыласым килми! Шулай ук яраткан кешемнән дә колак кагасым килми!
– Бабай, әйдә, без сиңа булышабыз! – дидем. – Әйеме, Ильяс?
– И балакайлар, Сәлимәнең капчыгы тулы хәйлә, үлеп тә күрсәтә әле ул кайчак. Сыртыма гына салырыем, картайдым шул.
Мин егеткә боердым:
– Күтәр!
Пәһлеван гәүдәле Ильяска бу кәҗә уенчык кына иде. Җиңел иде ул, чөнки тач минем сыңарым иде. Бервакыт егет мине, көчле кулларында тирбәтеп, туп төсле һавага чөйгән иде.
Сәлимә тыпырчынмады, ул, күрәсең, элек хуҗасыннан күтәртеп гадәтләнгән иде. Башка җан ияләренә «һайт» кына дидек, көтүләре белән безнең арттан иярделәр.
Дәүләтша картны тояклы