Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 26
– Күпсенмә, Шәмсулла.
– Миңа ни… Авыл кызлары тәтелдәшә. Шул буй-сыны, чибәрлеге белән баз бакасын ярәште, диләр.
– Саҗидә дә адәм баласы, аны кимсетмәгез! Колагыңа киртләдеңме?
– Киртләмәгән кая! Син дә бугаз ерма. Нервыларың тузган, тизрәк Казаныңа сыптыр, эһе.
«Көндезге бүлеккә укырга чакыралар», – дигәч, Саҗидә «синсез мин нишләрмен» дип, елап муенына сарылмады. Ул бер генә күзәнәктән яралган хиссез хатын иде, ахрысы. Ә бит Казан Нурулланы дәваламады, киресенчә, йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтте генә. Якында гына табиб студентларның тулай торагы иде. Урам аша чык та тәрәзә пыялаларын селкетеп сөрән сал:
– Туйбикә-ә-ә!
Йөзәрләгән тәрәзәнең берсеннән карабодай кырының буявына манчылган Туйбикә күзләре багар…
– Нурулла-а-а! – дияр кыз һәм, сөенеченнән аягына да кимичә, беренче катка атылыр. Тик нигәдер үз исеменең кайтавазын ишетми Нурулла. Ишетер иде дә, аңа Туйбикә кычкырмый шул…
Ял киче иде. Бүлмәдәш егетләрнең кайсы кая таралышты. Идрис аның караватына чалбар белән күлмәк ыргытты.
– Әйдә, киен! Күсе төсле үз-үзеңне кимермә, мәхәббәт колы! Туйбикәңне күреп кайтабыз!
Нурулла бу тәкъдимгә бишкуллап риза иде. Кыз белән кара-каршы утырып сөйләшсә, бәлки, бу газаплар кимер, ул тынычлап укыр. Ләкин акыл хистән көчлерәк иде. Ә горурлык баш имәс өчен тораташ катты. Гәрчә туеннан качкан Туйбикәне кичерсә дә, аңа үпкә-кинә сакламаса да, эчтә нидер бар, һәм шушы «нидер» кул-аягын тышаулаган иде.
Нурулла күлмәк-чалбарны бөгәрләп мендәр астына тыкты.
– Артык майлы ризык белән кыстама, Идрис, – дип, ул йөзтүбән караватына капланды.
Шунда тулай торакның типсәң генә ачыла, типсәң генә ябыла торган катыргы ишеге шыгырдады.
– Өйдәләрме? – Тонык тавыш иясе аның хатыны иде. Аркасына аллы-артлы төенчекләр аскан Саҗидә бүлмә уртасында йөген бушаткач, «уф» диде.
– Уф, алтынчы ятажда икән син, бик биектә икән, Нурла.
Идрис, ир белән хатынны калдырып, шыпан гына таю ягын карады.
Саҗидә, шәлен чишә-чишә:
– Мин сиңа күчтәнәчкә бәрәңге белән ике каз түшкәсе апкилдем, Нурла, – диде. – Ач ятадыр, ди әни. Быел тананы туңдыргач кына суярбыз, ди. Аңа тиклем каз итеннән шулпа пешерсен, ди.
Башта Нурулла йоны сирәкләнгән иске шәл бөркәнгән өтек кыяфәтле хатынына: «Нишләп кеше көлдереп йөрисең, көя күбәләге?! Мин төрмәдә мәллә?» – дип җикеренмәкче иде, тун төймәсен ычкындырган Саҗидәнең нәни генә түгәрәк шар «йотканын» шәйләгәч, ачуы басылды. Ул, үзалдына мыгырданып:
– Казларны иртәрәк суйгансың, декабрьнең яртысы гына бит әле, – диде.
– Ызбада без хәзер дүрт тамак. – Саҗидәсе капчыкларын бушатырга кереште. – Сиңа яңалыгым шул ие тагы, Нурла. Шәмсулла да иптәш хутлады.
Хатын идәнгә туңкайган саен «шар» кысыла кебек иде. Ир аны кулы белән караватка таба кысрыклады.
– Утыр! Кая,