Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 25
– Алайса, мин мәчеткә барам, Нурла.
Баштанаяк төренгән Саҗидә нәкъ япон курчагы иде.
– Килендәшең Энҗене дә үгетлә, – диде Нурулла. – Ул да догалар өйрәнсен.
– Ә син кая җыендың, Нурла?
– Үзәккә, бичәсе. Йомыш белән.
Аның «йомышы» бик катлаулы иде. Туйбикә чакыра… Йөрәк өчен ни-нәрсә белән бәхилләтер нечкәбил? Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле, тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе – горурлык, икенчесе – ярату. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәдән ул һаман суынмады.
…Ун машина, тузан болытына күмелеп, олы юлдан җилдерде. Беренче очраган агачка асылыныр хәлдә иде егет. Туйбикә Казанга качкан! Туй көнендә! Йа, нинди хурлык!
Җәйләү сукмагыннан бер кыз йөгерә иде. Күзен хәсрәт элпәсе каплаган егет аны танымады.
– Кем ул? – дип сорады.
– Мыштым Саҗидә бит инде, – диде сыңары. – Бездән өч сыйныф түбән укыды. Сыер сава.
– Яле, Шәм, тормозга бас.
– Нишлисең, Нур?
– Шул кызга өйләнәм!
– Акылыңдамы син?! Мыштым дөмә ятимә. Без хәерче, ул бездән…
Нурулла игезәгенә кизәнде:
– Бас!!!
Күрәсең, аның ачуы, бүртеп, тиресен кабарткан иде, кизәнгәндә кәчтүм җиңе шытырдап ертылды. Ул, кош кебек, Саҗидәгә табан очты. Кыз исә, ярсып өстенә килгән алыптан өркеп, җиргә чүгәләгән иде, егет аны култыклап торгызды.
– Курыкма, сылукай, мин сиңа өйләнәм.
– Кайчан? – Саҗидә, аска караган килеш, халатындагы сөт табын бармагы белән казыды.
– Хәзер үк!
– Ятимә дигәч тә, мыскылламасана, Нурла!
Егет, юлда туктаган машина күченә күрсәтеп:
– Әнә дуслар безне көтә, – диде. – Әйдә, җәлт кенә кулыңны сорыйбыз да…
– Кемнән, Нурла? Минем ни әти, ни әни юк.
– Кемнән кемнән, янәсе. Капкагыз баганасыннан! Таяк белән шалт берне, шалт икене, шалт өчне! Дәшмәсә, риза, димәк.
– Шулай ярый диме китап?
– Ярый ди, сылукай. Йә, ялындырма! Тиздән загс ябыла, кафеда ашлар суына.
Мәҗлестә Нурулла күңелсез иде. Гүя аны озак кына дөмбәсләгәннәр дә, аннары аркасыннан терәү белән терәтеп, өстәл янына утыртканнар: сулаган саен, тынга авырая, күз аллары караңгылана, ә үзе кунакларны сыйлаганда көләргә маташа, әмма бу көлү яралы арысланның ыңгырашуына тиң иде.
Туй узды. Кияүнең күңелендә төер-төер сагыш та ямаулы кесәсендә түләнәсе бурычлар калды. Җитмәсә, Шәмсулла, урман бете сыман кадалып, канын агулый иде.
– Хатаң бә-әк зур, Нур! Язмышыңны җан сөймәгән белән бәйләдең. Элдертәсе иде безгә Казанга, башына капчык кигезеп апкайтасы иде Туйбикәңне.
– Эчемне пошырма, Шәм!
– Ялгыштың, Нур, ялгыштың!
– Алай