Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 24
– Гыйбрәтле язмышлар, – диде Нурулла, урындыгыннан күтәрелеп. «Әүлия» дисәләр, аның шунда ук йөрәге кага иде. – Безнең күңел киң, сеңелеңне дә чакыр. Кайчандыр ул да абыйсы белән бер танышырга тиеш.
– Монысы бик четерекле мәсьәлә, энем.
– Алайса, үзеңә кара, Хәйретдин абый.
– Башта син карап кара! Син әүлиямы – әүлия! Килешерме бу эш? Ул кыз – кияүдәге хатын! Габбасны әтисе дип уйламый да.
– Йә инде, Хәйретдин абый, кырмавык төсле ябышма! – Нурулла аяк очы белән идән тактасын ышкыды. – Чери, сулап юасыз, ахры. Алыштырырбыз, иншаллаһ!
– Вәйт, ябышам әле! Синең хатының Саҗидә иде теге төргәктәге бала! Ул миңа сеңел, ә син – каениш! Әһә, гарип туганыңнан ояласыңмыни?
Гөрс-гөрс… Җилкә чокырына гөрзи белән кундырдылармыни, ирнең колаклары шаулады.
…Ул хәтта Габбас белән дә саубуллашмады. Хәер, карт үзе дә илтифатсыз, эт сыман телен салындырып, сарай кырыенда чаш-чош чалгы кайрый иде.
– Авылда тагы ниләр сөйлиләр?
Нурулланың бу соравы һәр иртә кабатлана, һәм һәр иртә Саҗидәсе эчтәлеге белән бер-берсенә охшаган «исәп-хисап» тота иде.
– Сине мактыйлар, Нурла.
– Гелән-гелән мактагач, начар инде ул, бичәсе.
– Яманлаучылар да хәйран, Нурла!
– Менә монысы шәп! – диде ир, хатынны шаккатырып. – Нәрсә быкылдыйсың, бичәсе? Кайчакта мактаучылар, җиргә сылап, кабыргаңны сындыра, ә хурлаучылар, канат үстереп, күккә чөя. Кеше ул гел киресен эшли!
– Нурла, яшь хәзрәт безне сабакка җыймакчы да, ирләрегездән йә атагыздан рөхсәт сорагыз, ди.
– Рөхсәт, Саҗидә, рөхсәт.
– Әллә фельдшер Аниягә гашыйк инде Руслан хәзрәт, аңа караса, теле көрмәкләнә…
– Һе, «гашыйк» дисеңме? Безнең Чурайбатыр кызлары чибәр алар, – дип, Нурулла үзалдына елмайды. Читтән ярәшә, имеш, бу авыл кызлары хәрәм, имеш. Йөрәгеңә мәхәббәт шырпысы сызып ташласалар, дөрләп янасың, мулла энем!
Кинәт кенә ирнең күз кабаклары тартышты. Чаш-чош, чаш-чош… Габбас карт чалгы кайрый… Тау итәгендә печән чапканда да картның теле авызыннан бүселә иде…
– Ания