Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 23

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

өсте бөтен. Өч бала атасы. Аларны өйләндерәсе менә. Туйларда парлашып утырырбыз, уртак оныклар сөярбез. Нурулла, карале, син тегендәге хәлләрне күреп-белеп кайткан, диләр. Халык у-у итә. Миңа анык кына әйт: хет анда җаным теләгән белән бер түшәккә баш куя аламмы? Сайлау мөмкинлеге бармы тегендә?

      Йа, Нурулла, күкрәгеңдә кушаяклап тибенгән ярсу атыңны тышаулыйсыңмы, әллә иреккә җибәрәсеңме? Укытучы башы белән әкияткә ышана, тфү!

      Юк, атыңны тышаула, Нурулла. Игезәк сыңарың никадәр генә газиз булса да, бу хатынның өмет учагына нәзек кенә телеп чыра сал.

      – Куярсың башыңны, җиңги, куярсың.

      – Шулаймы, туганым! Ай, рәхмәт!

      Бу матур ялганың өчен җилкәңдәге фәрештә «гөнаһ» дип язар, Нурулла. Әнә сул аягыңа аксадың, димәк, «дәфтәрең» авырайды.

      Аның каравы учакта чыра кабынды!

      Туксан яшьлек Габбас карт, лупалы күзлеген борынына элеп, Коръән укый, ә инвалид арбасындагы улы – аяксыз Хәйретдин – кечкенә табакка бәрәңге әрчи иде. Хуҗалар кунакка шатланды.

      – Уз, бирегә уз, улым, – диде карт, диваннан урын күрсәтеп.

      – Мин үтешли генә, Габбас бабай. Ни хәлләрдә көн итәсез?

      – Әлхәмделилләһ, улым!

      Карт артыннан улы да кабатлады:

      – Әлхәмделилләһ, энем. Безгә ни, пинсә – хөкүмәттән, үлем – Ходайдан дип, шөкрана кылабыз, әйеме, әти?

      – Син, Нурулла улым, безнең хакта бер дә пошынма. Үебез җылы, син салдырдың кана. Тәмуг утын да син…

      – Әй, әти, әти, – дип бүлдерде Хәйретдин абзый. – Ниткән тәмуг уты? Җир астыннан суыртылган табигый газ диләр аны, әти!

      – Суыртса, тәмугтан суырталар, чурту-матыр! Кысылма олылар гәпләшкәндә, – дип ачуланганнан соң, карт рәхмәтләрен тезде: – Суын да калункадан ялгаттырдың, мунчабыз да янәшәдә генә, тәмуг уты белән җылытыла, дәүләттән пинсәне дә күп бирдерттерәсең, Нурулла улым.

      – Әти, син – сугыш ветераны, рәис яраларың турында белешмәләр юллатты, шуннан акчаң артты, – диде Хәйретдин абзый.

      Шуңа игътибар итте Нурулла: картның чәче чем-кара, ә улыныкы тузганак чәчәге төсле ап-ак, йөзендә дә буразна-буразна сызык иде.

      – Сиңа алтмыш өч яшь бит, Хәйретдин абый?

      – Алты да, өч тә, – дип җөпләде ул. – Беркөнне чегән катыннары өй борынча чүпрәк-чапрак сатып йөри. Миңа «папаша», әтигә «маладуй чалавик» диләр. Аңа – джинсы чалбар, миңа җылы эчле ыштан төртәләр. Әти – мут хайван, заманында өч катынга үләнгән. Мин гарипкә берсе дә тәтемәде, шуңа иртә картайдым мин, энем. Наз-тәрбиядән мәхрүм ир бәндәсе тиз муртая икән. Сиңа рәхмәт, энем, хет дөнҗа белән аралаштырасың. – Хәйретдин абзый арбасын өстәлгә табан эттерде. – Кампитыр бүләк итеп, ялгызлыктан йолдың син. Сәйдә әбинең оныгы Алмаз «ә» дигәнче үрәтте, малайгынам. Башлы икән прафисыр балалары. Абый, ди, аягыңа интпланты куйдырабыз әле, ди, киләчәктә, ди. Җөртәбез әле сине, ди. Монда җөргәннән дә артык. Ентирнитка тоташтыргач, Җир шарының любуй җире белән чүкердәшәбез. Әти, әтәчнең кикриге канаган иде, үлмәгәнме-төгәнме, караштырып

Скачать книгу