Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 27
– Мин эчмим, – диде Нурулла, юлын дәвам итеп. Ләкин хатын да эре иләктән иләнгән иде.
– Эчмәсәң, тагын да әйбәт! Акча белән бәхилләтермен. Акайма, гражданин, постельгә кыстамыйм, кибет директоры Анна Ивановна мин. Ике йөкчем дә дупыл исерек, машинадан товар бушатырга иде. Ризамы? Хәзер шофёрымны да чакырам.
– Чакырмагыз! – Ир фургоннан капчыгы белән шикәр комын алып, бала кебек кенә җилкәсенә «атландырды»:
– О боже, әкиятләрдәге дию мәллә син, гражданин?
Директор капчыкларны чөеп «уйнаган» егеттән биһуш иде. Акыллы хуҗа мондый баһадирны йөз алтынга сатып ала!
– Гражданин, әйдә миңа эшкә кер. Өчләтә түлим!
– Беренчедән, мин гражданин түгел, ә Нурулла. Икенчедән, мин – студент, ханым-апа.
– Нурулла икән, Нурулла! Кичкырын бушмы син?
– Буш!
– Давай, сәгать җидегә кил.
Йөкче һөнәре аңа бик килеште. Төннәрен студент Нурулла колагын аю чәйнәсә дә уянмас булып, изрәп йоклый башлады.
Ә беркөнне ул тотылды. Супермаркеттан көлешә-көлешә кызлар чыгып бара иде. Нигәдер ир каты гына тамак кырды. Бу инде кемгәдер «әй, син!» дигән ишарә кебек ишетелде, һәм менә берәү борылды. Ул Туйбикә иде. Кыз башта сәерсенде, аннан соң челтерәп «агып китте». Аның көлүе чишмә агышын хәтерләтә иде.
– Абау ла абау! Азизов, синме бу?!
– Мин, Туйбикә. – Яшь ирнең өстендә онга буялган иске халат иде. Иртә уңмас кич уңмас, ди, нәкъ менә бүген кибеткә олавы белән он китергәннәр иде.
– Казанда нишлисең, Азизов?
«Сафиулла малаеның институтта белем ташы кимергәнен ишетмәгән бугай», – дип уйлады Нурулла.
– Нишләмим, тарих бүлегендә укыйм.
– Ой, тамаша! Кайчаннан бирле супермаркетта тарих өйрәтәләр инде, Азизов?!
– Бишбылтыр! – диде ир, мәзәккә әйләндереп.
Ләкин аның шаяртуы Туйбикәне чыгырыннан чыгарды.
– Мине эзәрлеклисеңме, тинтәк! Мин кем дә, син кем?! Мин – табибә, ә син – тракторчы. Кайт та җиреңне сукала!
Тамагына кадалса да, Нурулла бу каһкаһәне йотты. Хатын-кыз белән әрләшер өчен бүрегеңне салып ташларга кирәк. Димәк, син ир затыннан түгел.
Өч көннән ул склад тирәсендә тагын Туйбикәне очратты.
– Сәлам, егеткәй! – диде кыз. – Сине сагынып килдем әле.
Нурулланың җилкәсендәге капчыгы аркасыннан шуып карга ауды. Һай, сантый авыл малае! Хатын-кызның телендә дару да, агу да бер чама.
– Белештем мин, Азизов. Син, чынлап та, студент икән. Нигә соң хыялларың белән алданрак уртаклашмадың?
– Кинәт булды ул, Туйбикә.
– Кинәт дисең инде… – Кызның йөзеннән соры болытлар шуышты. – Ә бит син без загста язылышасы вакытка соңармагансың, әйеме? Миңа үч итеп өйләндең инде, әйеме? Яратуың ташка үлчим икән, егеткәй. Әйдәле, иртәгә сәгать икедә Бауман урамында күрешәбез.