Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - Нәбирә Гыйматдинова страница 21
– Ленинга аткан Каплан оныгы мәллә?
– Вы что, Нурулла Сафиуллович! Бусы башка Каплан! Бөек учёный. Сез аның ачышлары турында ишетмәдегезме?
– Юк, Алмаз.
– Да, авыл агайлары надан шул. Гафу, абый Нурулла. Капланның исемен история китапларына язачаклар.
– Күбрәк татарча сөйләш, малай актыгы! Профессор атаң белән без бер урамда сугышып үстек. Яртылаш авыл егете син. Капланыгызның бөеклеге нәрсәдә инде?
– О-о, абый Нурулла! Ул кешенең гомерен ничек озынайтырга дип баш вата.
– Юк белән маташмагыз, энекәш. Аллаһы Тәгалә аны без карында чакта ук билгеләп куйган.
– Стоп, Нурулла Сафиуллович! Каплан – уникальный учёный. Ул, сначала телоны ясарга, ди, ягъни роботны. Күзе, колагы, авызы, кул-аяклары белән, ди. Потом биологик баш миен шушы тәнгә пересадить, ди, вот! Клиент сайлый: үләргәме яки ясалма гәүдәдә яшәвен дәвам итәргәме? Әгәр без учёныйлар, берләшеп, шундый робот ясасак, ул Айда да, Марста да яшәячәк, абый Нурулла! Халык күп, тиздән планета шартлый. Без робот сыманнарны бүтән күк җисемнәренә озатсак, җирдә катастрофалар кими, точно! Планета кызганыч, абый Нурулла. Һәр туган бала аңа үлем белән яный. Урманнар таптала, сулар агулана, тереклек үлә. Җиде миллиард без бүген, коточкыч цифр, да? Капланның ачышы хуплауга лаек.
– Тимер сыныгызга каш-керфек, авыз-борын чәпәрсез, бу катлаулы түгел, Алмаз. Ә менә җан белән нишләрсез, ә? Галимнәр ихтыяры белән генә җан беркая да күчми! Уйдырмалар белән вакыт уздырмагыз, энекәш.
– Ужас, сез полный отстой икән, Нурулла Сафиуллович. Сез наукада ни-ни! Фән ул – прогресс юлдашы, аңа вакыт та не жалко!
– Мондый фантазияләрдән бизәргә кирәк, энекәш. Син безне файдалы ачышларың белән куандыр. Ничә ел агулы бәрәңге ашыйбыз, шул каһәр суккыры коңгызга каршы робот-бөҗәк уйлап тап, һичьюгы.
– Фу, мине кемгә саныйсыз, Нурулла Сафиуллович. Жук, таракан, кандала кебек паразитлар белән кайнашырга башыма тай типмәгән! Мин – учёный. Мин – Каплан шәкерте! Без дә, сезнең сымак, авыл, җир, икмәк дип, вак мәсьәләләр белән шөгыльләнсәк, кем глобаль проблемаларны чишәр?
Тукталыштагы автобус менә кузгалам, менә кузгалам дип тора иде, Нурулла биштәре-ние белән юлдашын ишектән кертеп җибәрде.
– Капланга сәлам! – диде ул, әмма бу тозсыз шаярту иде. Синең сәламең кемгә хаҗәт! Әнә алар дөньякүләм проблемалар белән мәшгуль, гәрчә уй-теләкләре фантазиягә корылып, акылга сыймаса да, бөек эшләр майтарабыз дип шапырыналар. Ә Нурулланың эше чынлап та вак: язын сөрә-чәчә, көзен ура-суктыра. Хәсрәте дә чыпчык борыны хәтле генә: Чурайбатыр үлмәсен дип, көн-төн чаба-йөгерә… Киләчәктә рәхмәт ишетерме – ишетмәс! Капланнар кебек, алтын хәрефләр белән тарих битләренә теркәлерме – теркәлмәс! Һай,