Сөйлим, тыңла…. ­Нәбирә Гыйматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова страница 32

Сөйлим, тыңла… - ­Нәбирә Гыйматдинова

Скачать книгу

көнеңдә нигә болар белән җәфаланасың, бабай? – Кәҗәләр озын агач тагаракта кишер кетердәтә, Сәлимә дә «сый табыны»на кушылган иде. – Мәшәкате күп бит.

      – И-и, кызым, Аллаһының рәхмәте яусын, шушы ак фәрештәләрем минем гумеремне озайтты. Ашказаным тишелгән иде, брачлар «өч айдан артык яшәмәс» дигән карчыкка. Миңа илле генә яшь иде. Чита каласында агу эшкәртүче забудта эшлидер ием, фатирны саттык та Казан читендәге авыл сымак җирдән йорт алдык. Нигез нык, иншаллаһ, оныкларга да чыдарлык.

      – Бигрәк күп, унбишәү, – дидем мин, тагарактагы башларны санап. – Дәвага өчесе дә җитәдер, шәт.

      – Миңа алар юаныч, көн итмешемдә бер нур, кызым. Җүри-марый гына орышам үзләрен, яратып кына. Аннары кешеләргә дә изгелегем тия. Әнәтерә теге Яңа бистәдәгеләргә, – Дәүләтша карт урман буендагы коттеджларга күрсәтте, – тәҗел кирәк кәҗә сөте. Замана кыз-катыны баласын имезми, кызганыч ки. Бидон белән һәр кич нарасыйларына сөт илтәм. Әллә ниткән койрыксыз, бияләй авызлы этләр асрый байлар, авызларыннан өзеп каптыралар, баладан артык очындыралар, ахырзаман шаукымнары. Сорагач, аларның дүртаяклы сабыйларына да өлеш чыгарам.

      – Бизнес, алайса, – мин әйтәм, – акчасын түлиләрме соң?

      – Әлхәмделилләһ, түлиләр. Оланнарыма базардан кишерен, кәбестәсен юнәтәм. Хуҗалыкка тиен-миеннәр ярап куя, кызым.

      Ильяс ачуланыр, саубуллашыйм дигәндә генә, карт, кулыма кечкенә чиләк тоттырды.

      – Җилене шешкән, тотындырмый, синең кулың йомшак, кызым, иркәбикәне савып кына бирче!

      Авыл кызы булсам да, гомеремдә дә кәҗә сауганым юк иде. Куркып кына Сәлимә кырыена чүгәләдем. Эш уеннан узган иде… Тоягы белән типсә, битеңне ярачак… Ләкин хайван тыныч иде, ул үзенең мөшкел хәлен белә һәм ярдәм көтә иде. Аның миңа иярүенең сәбәбе дә шул гына иде бугай.

      Чиләккә беренче сөт тамчылары чәчрәгәндә генә капка төбенә машина килеп туктады. Ильяс!

      – Точно монда! – Егет ачулы иде. – Сәер инде син, Мәликә туташ! Кара, кәҗә сава берәүсе!

      – Тс-с, – дидем мин. – Тс-с, егеткәем! Тавышыңнан өркеп, чиләкне түгәбез хәзер! Сәлимә – әйбәт кыз, акыллы кыз ул. Ильяс, капканы яп!

      Егет тулай торакка хәтле битәрләп кайтты.

      – Үзебезнең хәсрәт баштан ашкан! Алда – җитди имтихан! Өстәвенә әниләрнең ультиматумы! Ә бу, җилбәзәк, кәҗә-мәҗәләр белән уйный! Фу, сасы да соң исләре!

      – Алар чип-чиста, аларны хуҗасы көнаралаш юа. Күрдең бит, йоннары ап-ак. Бабай үзе дә пөхтә, – дидем мин һәм, беркадәр тупасланып: – Зинһар, куык кабартып шартлатма! – дидем. Кайчакта Ильясның һавалануына чик-чама юк, янәсе, ул – шәһәр малае.

2

      …Иртән кемдер колагыма пышылдап уятты: «Йөзек!» Бүлмәдәш кызлар йоклый иде. Ильяс бүләген, ахак кашлы йөзегемне, кәҗә сауганда җиленен тырнамасын дип, койма ярыгына кыстырган идем. Бармагым буш! Хәтерсез, мин аны оныттым лабаса. Әгәр хәзер автобус белән Әмәт бистәсенә барсам, консультациягә соңарам. Ярар, соңардым да ди, бу фәнне мин әйбәт үзләштердем, сынатмам, Аллаһы боерса. Ильяс бар бит әле монда, Ильяс! Мин килмәсәм, аның өчен күктәге

Скачать книгу