Моң. Сәмига Сәүбанова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 10

Моң - Сәмига Сәүбанова

Скачать книгу

барганда, без аңа, гөлләргә су сибәргә кушып, ачкыч калдырган идек. Димәк… ул ачкычтан дубликат ясаткан! Безнең өйдә бәби табылыр алдыннан атна-ун көн элек бүтән фатирга күченәсен әйткән иде. Димәк… Беркая да китмәгән булган ул, өйдә бәби табып яткан һәм аңардан менә ничек котылган. Күңелем сизә, баланың әнисе – ул! – диде Фәридә.

      – Андый кискен карар чыгармыйк әле. Хәйрия – күптән ир хатыны, ләкин балалары юк. Менә дигән ир белән яшәп, бала тапмас идемени? Иренең беренче хатыныннан булган кызын үстерәләр…

* * *

      Шушындый борчылулы көннәрдә Рәхимәнең төн йокылары да тыныч булмады. Баланың үз әнисе, әллә каян гына килеп чыгып, Айнурны дәгъвалый. Фәрештәдәй ак йөзле, ак халатлы хатын:

      – Мин сиңа, йөрәгемнән өзеп, иң газиз кешемне бирдем, хәзер аны кире кайтар, – дип, тәмле йокыларыннан бүлә.

      Рәхимә, улын күкрәгенә кысып:

      – Юк! Ул синеке түгел, минеке! – дип кычкырып җибәрә.

      Андый чакларда Ахияр, уятып, аны куркыныч төшеннән аера…

      Рәхимә баланы калдырып киткән ул хатынга ачу сакламый. Үзенең борчулы бәхете өчен рәхмәтле дә әле. Аның катлаулы тормышын җиңеләйтүне сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Ана кеше үз баласыннан сәбәпсез ваз кичмәс.

      Әлеге яшерен җепнең очы Хәйриягә тоташса да, аның үз баласы булмавы кабат йомгакны чуалта.

* * *

      Беркөнне Айнур шахмат клубыннан бик сөенеп кайтты.

      – Азат белән икебезне шәһәр яшьләр командасына алдылар, – диде ул.

      Рәхимәнең күңелен горурлык хисләре биләп алды.

      – Тренер безгә зур өметләр баглый. Икегез дә бер дәрәҗәдә уйныйсыз, ди. Бер-беребезне җиңә алмыйча, уенны ничьяга тәмамларга туры килә.

      – Алай кызык түгел бит. Күбрәк җиңәргә тырышырга кирәк.

      – Шахматта көндәшең үзеңнән көчле булса гына үсеп була, әни. Тренер безне шуңа бергә уйната да. Сез икегез дә көчле шахматчылар булачаксыз, ди. Син ничек уйлыйсың, әни, без Алисә Галләмова кебек уйный алырбыз микән?

      – Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, улым.

      – Безнең икебезнең дә дөньяга карашыбыз бертөсле. Азатка ошаган миңа да ошый. Аңа ошамаса, миңа да ошамый.

      – Икегез дә бер кызга гашыйк булып куймагыз тагын… – дип шаяртты ахырда Рәхимә.

      Рәхимә дә Азатны бик якын күрә. Бер яшькә кечерәк булса да, аның тормышка мөнәсәбәте Айнурга караганда җитдирәк, мөстәкыйльрәк. Абый кеше булгач, сеңлесенә карата җаваплылык хисе аны олыгайтып җибәрә.

      Нәни Нәзирә дә Рәхимәләр гаиләсенең тулы хокуклы кешесенә әйләнде. Айнур ни турында сөйли башламасын, ахырда сүз барыбер Нәзирәгә барып тоташа иде. Еш кына:

      – Нишләп минем дә энем яисә сеңлем юк? – дип, әти-әнисен аптырашта да калдыргалады.

      Рәхимә исә улын:

      – Ярар, улым, үзең гаилә коргач, балаларың күп булыр, – дип кенә юата ала иде.

* * *

      Әлфияне очраткач, Рәхимә берни аңламый торды. Кыз үзе елмаеп исәнләшкәч, «элек укыткан укучыларымның берәрседер әле» дип кенә уйлады.

Скачать книгу