Сагындым. Кайт инде. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров страница 2
Һәм язучы аны аңлады.
Һәм үзенең бу малайның әтисе түгеллегенә үкенеп куйды.
– Әтиең кайтыр ул, – диде язучы, малайның аркасыннан сөеп, – Әле эшләре генә бетеп җитмәгәндер…
Малай аны танымады.
Шулай да бу абзыйның үзенә игътибар итүе аңа ошый иде бугай. Ошый иде.
– Эшләре юк аның, – диде ул бераз тын торганнан соң,– Эше дә юк, кайта да алмый…
– Кайда соң ул?
Малайның йөзенә яткан болыт шәүләсен күрү белән ул үзенең болай дип сорарга тиеш булмавын аңлады. Ниндидер бер тойгы белән ул аның хәзер нәрсә дип җавап биререн дә төшенде. Һәм ул ялгышмады. Кызганычка каршы.
– Зияратта.– диде малай, әтисенең тереләр арасында түгеллегенә үзе гаепле сыман.
Язучы шунда гына аның кулындагы телефонга игътибар итте. Уенчык. Әле генә киосктан алган инде ул моны, әнә бит копрон капчыгын да салдырып тормаган. Тизрәк әтисенә шалтыратырга ашыккан.
Кинәт аның тамагына төер утырды.
Ул әллә ниләр әйтергә, бу малайга ничектер ярдәм итәргә, һич югы аны әйбәтләп юатырга тели иде. Тик бер сүз дә әйтә алмады.
Шулай озак басып тордылар.
Бераздан малай телефонына күз төшерде. Озак кына карап торды. Иреннәре калтыранып алды. Кашлары җыерылды. Һәм ул әйтеп бетергесез өметсезлек, күңел төшенкелеге белән телефонын җиргә ыргытты да янында торган мәктәп сумкасын аркасына асып, хәлсез генә атлап китеп барды.
Язучы тиз генә һушына килә алмады.
Һушына килгәч, ул теге телефонны күтәрде.
Озак кына карап торды.
Әйе, бу телефонны малай фәкать әтисе белән сөйләшер, аның тавышын ишетер өчен генә алган инде, ә болай булгач, әтисенең тик бер сүзен дә ишеттермәгәч, аның кирәге юк…
Язучы да телефонны җиргә ыргытты…
Якында гына милиция машинасы үтеп китте.
Язучы гаепле кеше сыман тирә-ягына каранып алды да киоск тәрәзәсенә ашыкты:
– Бер кап тәмәке кирәк.
Сатучы аны бертын өйрәнеп торды. Таныды бугай… Дәшмәде… Ә гомумән, монда тәмәке дә, сатучы да, киоск та юк иде. Бу элекке киоск урыны гына иде. Ләкин җавап ишетелгән кебек булды:
– Нәрсә соң ул тәмәке?
Язучы тертләп китте. Ул реаль тормышка кайтты. Бер нинди киоск та, аның янында елап торган малай да, күңелеңне өзгәләрлек хис тә, шул хисләрне басар тәмәке дә юк иде бу дөньяда.
Бу дөньяда ныклы тәртип иде. Гадәттән тыш тәртип. Һәм кешеләр күзгә күренмәс куллар белән хәрәкәткә китерелүче шахмат фигураларын хәтерләтә иде.
Язучы тиз генә китәргә ашыкты.
Хыялдагы тәмәке белән сыра банкасын ул түш кесәсенә, иң күренеп тора торган җиргә салып куйды. Һәм гәүдәсен шәмдәй туры тотып, горур кыяфәт белән атлады.
Ул инде үзен эчкече итеп таныткан, шуңа да аңа дәрәҗәле ир-атлар да, власть әһелләре дә бераз шикләнеп