Сагындым. Кайт инде. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров страница 6

Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров

Скачать книгу

уятырга теләгәндәй, – Тә-тә!

      Һәм аңа озак кына карап торды да кинәт сытылып елап җибәрде. Әнисе дә бар гәүдәсе белән сулкылдарга тотынды.

      Бу хәлләрнең чынлап та шулай булганына кайвакыт ул шикләнеп тә карый. Әле бишектә генә яткан малайның барсын да шулай җентекләп хәтерли алуына акылы белән бик ышанып та җитми, әмма күңеле белән ышана, күңеле белән моңа тамчы да шикләнми, икеләнми.

      Күңел алдый белми диләр бит.

      Шулайдыр.

      Аннан соң, ул тагы бер нәрсәне ачык хәтерли. Авыл читендә генә атлар абзары бар иде. Көндезен атлар көтүгә китә, ә урам малайлары шунда җыйналып сугыш уйныйлар, аларның кычкыруыннан бөтен тирә-як гөр килеп тора иде.

      Искәндәргә инде җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Җитезлеге дә, көче дә ярыйсы ук, башы да әйбәт эшли – шуңа күрә иптәш малайлары аны бик ихтирам итә, нинди хәлгә генә юлыксалар да аның башлык булуын берсүзсез таныйлар. Искәндәр, тыштан сер бирмәскә тырышса да, күңеленнән моңа чиксез горурлана иде.

      Алар шулай көн озыны дөньяларын онытып уйныйлар да, кич җитүгә, әти-әниләре эштән кайтып өлгергәнче, өйләренә таралалар. Һәм яңадан кабат чыгалар, кичке ашны ашап, яңа көч туплап, төн уртасына кадәр уйнарга әзерләнеп.

      Ул көнне никтер, уен белән артык мавыгыпмы, вакытның ничек үткәнен дә сизмәделәр. Бары тик күпер башында әтиләре күренгәч кенә, барсы да уеннарын ташлап, бер мизгелгә тынып калдылар һәм тиздән,сүз берләшеп куйгандай, барсы бер юлы, әтиләре каршысына йөгерделәр. Күпер башы малайларының бөтенесенең дә әтисе тракторда эшли, һәм барсы да бер тирәдә эштән кайта иде. Искәндәр дә алар белән бергә йөгерде. Әтиләре аларны көтеп торды да, һәркайсы шатланып үз улын күтәреп алды, һәм капка төбенә җиткәнче шул рәвешле алып кайтты. Бары тик Искәндәр генә берьялгызы торып калды. Аны гына кочаклап, күтәреп алучы булмады. Аңа хәтта игътибар да итмәделәр. Әйтерсең, ул бу дөньяда бөтенләй юк иде.

      Малай, челпәрәмә килгән хисләренең кыйпылчыгын йөрәгеннән чүпли-чүпли, алар артыннан ялгызы атлады. Ул, моңа кадәр башлык булып йөргән малай, иптәшләренә дә, аларның әтиләренә дә, гомумән, беркемгә дә кирәкми иде. Ул беренче кат үзенең ятимлеген тойды. Ул беренче кат үзенең әтисезлегенә рәнҗеде.

      Һәм елады.

      Мин бит сиңа китмәскә кушкан идем. Ник киттең дә кабат ник кайтмыйсың?! Син кирәксең миңа, беләсеңме… Син шулкадәр миңа кирәксең бит, син шулкадәр миңа кадерлесең… Кайт сиң миңа кабат… Сагындым бит… Синнән башка яшәү шундый кыен…

      * * *

      Медицина-эшкәртү үзәгенең салкын бер бүлмәсендәге кушеткада язучының һушсыз гәүдәсе ята иде. Аны тикшерергә өч милиция хезмәткәреннән торган махсус комиссия җыелды.

      – Юк, таблеткаларны тиешле күләмдә кулланмаган, – диде Клара. Аның тавышында да, үз-үзен тотышында да ниндидер сәер төгәллек, хиссезлек сизелә, ирексездән:«Хатын-кыз бит… Хатын-кыз болай булырга тиеш түгел бит…» – дип уйларга мәҗбүр булырлык иде. Һәм болай уйлаган кеше хаклы да булыр, чөнки бу ханым күптән инде хатын-кыз түгел, бу ханым

Скачать книгу