Сагындым. Кайт инде. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров страница 9
Искәндәр аны ишетмәде. Аның бөтен тәне әрни, күз алдында әле булса аллы-гөлле ут шарлары биешә иде. Тамагына утырган төер бераз таралгандай булгач торып утырды, яңагы буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртте, тирә-ягына каранып алды – кеше-фәлән күренми иде. Ярый, әнисенә әйтеп тормас. Әләкләшкәнне яратмый ул. Үсәр әле… Искәндәр дә бер үсеп җитәр әле…
Елга буена төшеп юынгач, тәне бераз җиңеләеп киткәндәй тоелды, моңа кадәр сөйрәлеп кенә атлаган аяклары да тыңлаучанга әйләнде. Күңелдәге төер генә таралмады, тән әрнүләре җанга күчте. Эх, нишләп Искәндәр әкият батыры булып тумады икән?! Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп, үзеңне рәнҗеттермәслек дәрәҗәләргә җитсәң икән…
Теге малай чынлап та абыйларына әйткән икән шул, капка төбенә өчәүләшеп чыгып басканнар. Аларны күрү белән Искәндәр урамның икенче ягына атлады. Ләкин малайлар моңа да әзер иде, искәндәрнең өстенә йодрык зурлыкташлар, каткан балчыклар ява башлады. Малай җиргә иелде. Нәкъ шул вакыт кабыргасына ниндидер каты нәрсә килеп бәрелде, таш булгандыр, ахры, сулышларын көйдереп алгандай тоелды. Искәндәр учына йомарлап өлгергән ташын җан ачуы белән капка төбендәгеләргә тондырды. Нәрсәдер чәлпәрәмә килде, әле генә батыр солдатлардай атакага ташланган өч малай, өйләренең ватык тәрәзәсенә карап, катып калды. Искәндәрнең дә йөрәге жу итеп куйды, ләкин ватык тәрәзәле өйдән ишетелгән тавыш аны тиз һушына китерде, малай бар көченә өйләренә чапты.
Капка төбенә җиткәч, еш-еш сулап артына борылып карады – куа килүче юк иде. Малай шыпан-шыпан гына ихатага узды, тир-ягына каранды – әнисе яшелчә бакчасында нәрсәдер утый иде, абзарга бур песидәй кереп киткән улын күрми дә калды.
Әле күптән түгел генә дөньяга килгән ала бозау нәни хуҗасына текәлде. Малай шундук ишекне келәләп куйды. Килеп карасыннар, кереп карасыннар менә хәзер, милицияга алып китеп карасыннар! Ә милиция киләчәгенә шиге юк иде аның, әнә үрге очтагы Бүре Тимер абзыйны исерек баштан үз тәрәзәсен ваткан өчен генә дә унбиш көн утыртып кайтардылар. Ә бу сиңа үз тәрәзәң түгел, бу – кешенеке. Күпмегә ябарлар икән инде?! Мал өендә озак ятып булмас шул, ярый, һич югы төн җиткәнче килмәсәләр… Ә төнлә кая барасың?! Шулчак Искәндәргә үз язмышы шул тиклем кызганыч булып тоелды, ул күзенә мөлдерәп карап торган ала бозауны муеныннан кочаклап алды да үксеп елап җибәрде.
… Менә милиция дә килеп җитте. Искәндәрне кулларыннан каерып алдылар. Шулчак нәни хуҗасына ияреп чыккан ала бозау телгә килде:«Калдырыгыз аны… Мине төрмәгә ябыгыз!»
Җирән мыеклы усал милиционер Искәндәрне машинага күтәреп кенә атып бәрде дә бозауга камчысы белән сыдырды. Күз яшьләренә буылып машинага ташланган әнисен дә тибеп кенә җибәрде теге милиционер. Машина кузгалып китүгә, җыелган халык теге бозауны кыйный башлады–«Җинаятьчене яклады ул, димәк, үзе дә җинаятьче. Ныграк сугыгыз, ныграк!» Бераздан халык юкка чыкты, урам буенда тукмалудан уфылдап яткан ала бозауны