Сагындым. Кайт инде. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров страница 11
Ә бәлки…
Күбәләк авыл ягына очып китте бит.
Бәлки, әтисе аны өйдә көтәдер…
…Искәндәрне күрүгә әнисенең йөзе яктырып китте:
–Нәрсә, тының-көнең бетте. Көтүдән кайткач, бераз ял итәр идең…
Искәндәр очкынланып янган күзләрен әнисенә төбәде:
– Әти кая?
Әнисе өнсез калды. Искәндәрнең дә күзендәге шатлык чаткыларын болыт каплады, башы үзеннән-үзе түбән иелде.
– Кайтмады мени… – диде ул, елак тавыш белән,– Кайтырга тиеш иде бит…
Ләкин еламады.
Еламады, күңеленең бер почмагында өмет уты тагын балкып китте. Моның өчен озак вакыт кирәк, диде бит Шәгали бабай. Әлбәттә, шулайдыр. Уен эш мени?! Нинди генә вакытлар кирәк булса да түзәчәк ул, терелтәчәк ул әтисен. Терелтәчәк. Таң гына атсын, иртәгә тагы зиаратка барыр. Әтисе иртәгә терелмәсә, аннан соң да…
Искәндәр урыныннан калкынып, чоланның кечкенә тәрәзәсенә карады. Төн карасы сыекланып килә иде инде.
Таң атарга, барыбер, ерак әле…
* * *
Язучы акча яткан почмакка борылып карады. Һәм калкынып куйды.
Аның бу халәтен күргән комиссия әгъзалары шундук тынып калды. Тагы нәрсә булырын күзәттеләр.
Акчаның нәрсә икәнен ул яхшы белә иде. Теге заманнарда ук әле акчасыз калып кемгә барырга, кайда сугылырга белми йөргән чаклары хәтсез булды. Шул мәлләрдәге кичерешләрен хәтерләп, язучы елмаеп куйды.
Акча…
…Дөнья матур иде. Сабый күзендә балкыган шатлык очкыныдай, күктә шаян кояш елмая, аның көләч нурлары зәвык белән төзелгән мөһабәт йортларның түбәләрен алтынга мана, алтын түбәле йортлар үзләрендә яшәгән кешеләрнең бәхетле булуына сөенгәндәй чиксез горурлык белән башларын күккә чөйгән, алар үзләре дә ниндидер яктылык, кешеләр күңеленнән сибелгән изге хисләр тарата, ул хисләрне тәнеңнең һәр күзәнәге тоеп тора, ул хисләр ягымлы да назлы дулкын булып сулышларыңа үтеп керә, кан юллары буйлап бөтен тәнеңә таралып, хәрәкәтләреңне ашкынулы итә, иңнәреңә канат үскәндәй тоела һәм син «канатымның каурыйлары нинди төстә икән?» —дип, ирексездән артыңа борылып карарга мәҗбүр буласың, бер нәрсә дә күрмисең, әмма канатларың барлыгына һаман ышанасың, ышанасың, чөнки һәр кисәге, һәр күзәнәге сихри яктылыктан, назлы тылсымнан тукылган бу дөньяда башкача булуы мөмкин түгел, монда тик изге күңелле, алтын канатлы кешеләр генә яши, ә кайчагында аларның барсы да фәрештәдер, гади кеше түгелләрдер, гади адәм балалары болай ук якты күңелле, саф хисле һәм пакь ниятле була алмыйлардыр төсле тоела, син дә үзеңне бер фәрештә итеп сизәсең, җаның чиксез сөю белән тула, бар уйларың, кылган гамәлләрең сөю белән сугарылган була; янда балаларың уйнап йөри, аларның шат авазлары, челтрәтеп көлү тавышлары үзе якты моңга әверелә, күңел кылларыңны назлап үтә, елмаясың, бер гонасыз шушы шат сабыйлар җирнең елмаюы кебек тоела; янда өзелеп сөйгән ярың атлый, аның күзләренә карау белән бәхет күлләрендә йөзгән аккош сыман буласың, ул изге зат, сине бер кайчан