Сагындым. Кайт инде. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров страница 8

Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров

Скачать книгу

хәтта үз-үзен тотышында да баягы үҗәтлекнең, баягы киеренкелекнең әсәре дә калмады. Ул тыныч һәм бәхетле иде.

      Шул ук вакытта ул үзенең ярамаган эш эшләгәнен дә яхшы төшенә иде. Көненә өч тапкыр мәҗбүри эчәр өчен махсус бирелә торган бу таблетканың нәрсә икәнен ул бик әйбәт белә, шуңа күрә аны кулланырга тырышмый, кулланырга кирәк булганда да махсус капсула белән эчә иде. Бу исә система алдында аның иң зур җинаяте иде.

      Язучы бөтен ихтыярын, бөтен рухи көчен бер йодрыкка туплап, таблетка тәэсиренә бирешмәскә тырышты. Ләкин һәр мизгел саен рухы какшый баруын сизде. Дару үзенекен итә. Әмма бирешергә ярамый. Ярамый. Әгәр бирешсә, ул хәзер акча ягына омтылачак, аны тукмап-сытып ташлаячаклар… Һәм аннан да бигрәк, ул үзенең шәхеслеген югалтып, системаның колына, бер нәрсә уйламый һәм уйлый да алмый торган мәхлукка әйләнәчәк иде.

      Ул үзенең кешелегеннән колак кагачак иде.

      Гаиләсеннән…

      Балаларыннан…

      «Сагындым… – дип кабатлады ул күңеленнән, – Сагындым… Кайт инде…»

      Аңа җәйге төннәр дә чиксез озын булып тоелды. Эх, җир шарын зырылдатып әйләндереп җибәрсәң иде дә, таңны тизрәк аттырсаң иде ул…

      Тизрәк таң атсын иде…

      Таң атсын иде тизрәк!..

      Кемдер ачулы мыгырданып ишек шакыды. Чоланда берүзе йоклагангамы, әллә төн уртасы булгангамы Искәндәрнең күңеленә шом йөгерде. Бу вакытта кем йөрер? Юньле кеше түгелдер…

      Алҗып татлы йокыга талган әнисе: «Төн уртасында кайсы ахмагы булыр бу?!.» – дип сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлде.

      – Ну, ишәсең йокыны… – дип мыгырдады тыштагы бәндә, – Хәмдүнә, ач ишегеңне! Юкса…

      – Юкса, нишләмәкче буласың!.. Менә бу балта белән башыңны…

      –Бер «ярты» кирәк иде, Хәмдүнә… Җ-җ-җитми калды…

      – Телең көрмәлеп беткән бит инде. Миндә әндри казнасы юк.

      –Б-бир инде. Б-бар икәнен беләм бит.

      –Ятим хатында нинди ярты булсын…

      –Утын алып кайтырга булса мин кирәк, – ишекнең теге ягында каты сүгенү ишетелде, – Тагын килмәссең микән әле.

      – Ярдәмең тигән икән, рәхмәт. Эчәсен эчтең бит инде. Төн уртасында кешене мыскыл итеп йөрмә.

      Әнисе өйгә кереп китте.

      Ишек төбендә катлы-катлы сүгенү сүзләре яңгырады. Берничә кат ишеккә типтеләр. Искәндәр җәһәт кенә урыныннан торып, велосипед чылбырын барлады. Кирәге чыгуы бар.

      Китте теге бәндә. Сүгенә-сүгенә китте. Бераздан өй ишеге ачылды. Әнисе чоланга керде, йоклаганга сабышып яткан малайның юрганын төзәткәләп куйды, аннан соң башыннан сыйпап алды: «Әй, улыкаем, кайчан үсәрсең инде…» Ничектер калтыранып чыкты аның тавышы. «Эх, әтием булса!..» – дип уйлап куйды Искәндәр, – сине болай мыскыллап йөрмәсләр иде бит… Әтием булса…», – бу уйлардан аның тамагына төер килеп тыгылды, керфекләренә дым кунды. Эх, тизрәк таң атсын иде…

      Тик ул еламады. Әле дүртенче генә класста укыса да бәләкәй малай түгел ул балавыз сыгып торырга. Аннан соң күз яшьләрен

Скачать книгу