Сагындым. Кайт инде. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров страница 5

Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров

Скачать книгу

сәбәпче булган нәрсәне эзләде. Һәм Аны күрде. Чәчләрен бер як читкә кыйгачлап тараган, бөтен булмышы белән елмаеп торган ирне күргәч, ул тынычланып калды, хәтта елмаеп җибәрде. Аның елмаюы теге ирнең күңелен тагы да күтәрде, ахры, ул дәү куллары белән аның гәүдәсен кочаклап алды да:

      – Һәй, минем улымны!.. Карале ничек елмаеп каршылый бит!.. – дип, йөзе белән Искәндәрнең күкрәгенә капланды һәм кайнар сулышы белән дә, борын очлары белән дә, маңгаена шуып төшкән чәчләре белән дә малайның күкрәкләрен, муеннарын, битләрен кытыклатып иркәләргә тотынды. Бу мизгелдә Искәндәргә шундый рәхәт иде, аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып талпынды, ул үзенең чиксез шатлык белән тулышып шаркылдап көлгәнен ишетте, ул үзенең шулкадәр ягымлы, шулкадәр сөйкемле, шулкадәр яңгыравыклы авазлар чыгара алуы өчен дә сөенде, үзен зур кеше итеп хис итте.

      Ир кеше көчле куллары белән бишегеннән кубарып алып югарыга чөйгәндә, аннан да бәхетле кеше юк иде, Искәндәр үзенең әлеге зур кешедән дә биегрәк була алуы белән горурланды, ә түбәнгә, аның учларына төшкәндә, бу горурлык хисе бөтен барлыгын ана сөтедәй җылы да, рәхәт тә, татлы да бер дулкынга күмеп, әйтеп аңлатып булмастай ләззәт бирде. Ир кеше аны күкрәгенә кысып тагын бераз иркәләде дә бишеккә кире куйды һәм елмаеп, бармаклары белән Искәндәрнең борынын кытыклатып алды да, кайдадыр китеп барды.

      – Китмә! – дип кычкырды аңа Искәндәр,– Китмә, зинһар, синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә! Китмә инде!

      Искәндәр әле сөйләшә белми иде. Шуңа күрә аның ниләр сөйләгәнен беркем дә аңламады. Бары тик аның шулай үрсәләнеп, ярсып-ярсып мыңгырлавына гаҗәпләнделәр генә. Ә Искәндәр, бөтен язмышы шушы кешенең китү-китмәвенә генә бәйле булган сыман, һаман-һаман бер үк сүзләрне кабатлады:

      – Китмә! Китмә, зинһар… Синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә инде! Китмә!

      Һәм ул ярсып елап җибәрде.

      Озак елады. Әнисе кулыннан да төшермичә сәгатьләр буена юатырга маташып йөрде дә, ахыр чиктә баласын кочаклап үзе дә еларга тотынды:«Бер дә болай түгел идең бит. Ниләр булды соң сиңа, балакаем?! Ниләргә шулкадәр үрсәләнәсең?!»

      Озакламый ак халатлы апа килеп җитте. Искәндәрнең эчләренә, бил тирәләренә басып карады, ниндидер салкын тимер белән күкрәләренә, аркаларына тиде. Һәм иңнәрен генә сикертеп нидер сөйләде. Аннан соң Искәндәрне капландырып яткырдылар да арт санының сул ягын чеметтерделәр. Искәндәр отыры ныграк еларга тотынды. Һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчте.

      Төшендә ул ТЕГЕ ИРне күрде. Ул ир машинада бара иде. Юк, ул Искәндәрнең елауларын ишетеп, аның янына ашыга иде бугай. Әйе, ул ашыга иде. Нык ашыга иде. Кинәт нәрсәдер коточкыч тертләп куйды. Бөтен дөнья ялкынга уралды. Искәндәр аның кулларын күрде, ниндидер кәгазь кисәген йомарлап тоткан кулларын… Һәм уянып китте. Ул кабат бу дөньяга кайтты.

      Һәм үзен иркәләгән ирне көтте.

      Ләкин теге ир бүтән әйләнеп килмәде.

      Озак көтте аны Искәндәр. Бишегенә

Скачать книгу