Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 10
– Нишләп сап-сары ул?
– Мин каян белим! – диде әбисе, тавышын күтәреп. – Комганга кемдер тавык күкәе салган. Улым, чык әле монда!
Тургай ике кулына да күп итеп уенчыкларын эләктерде дә кече якка керде. Икесенең дә йөзләре ачулы. Әбисе, сап-сары булып күкәй буялган кулын Тургайга таба сузып:
– Син салдыңмы аңа? – диде.
– Нишләп мин күкәй салыйм? – дигән булды Тургай, көлүеннән чак тыелып. – Тавыклар гел комган тирәсендә йөриләр, шулар салгандыр аны. Әйеме, бабакай? Әле күптән түгел генә чуар тавык шул комган өстендә утырып тора иде…
Аның бу сүзләреннән әбисе белән бабасы бер-берсенә сүзсез карашып тордылар да пырхылдап көлеп җибәрделәр. Бу инде – аларның үпкәләшүләре бетте дигән сүз. Ул көнне аларга кергән бер кешегә шуны сөйләделәр дә көлештеләр, сөйләделәр дә көлештеләр. Ә Тургайга шундый рәхәт! Әле иртәгәгә кадәр үпкәләшеп утырырлар иде, хәзер бөтен авылга көлешерлек әйбер табылды. Очраганы берсе Тургайдан шуның ничек булганын сорый, сөйләтәсе килә. Ә Тургай юри сөйләми, матур итеп бер көлә дә шуны сораучы тагын берәр кеше очрату нияте белән урам буйлап йөгерә…
Җылак Пипи
Тургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде.
– Хәзер ашарыгызга бирәм, – диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе белән куркытып.
Өйгә керергә барганда, агач бакчасына борылды. Агач күләгәсе астындагы аяклары кыйшайган иске эскәмиядә бабасы гәҗит укып утыра иде.
– Бабай, менә моны иснәп кара әле, – дип, әремнәрне бабасының борынына китерде.
Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәҗитен аскарак төшереп, бабасы йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды. Күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып җыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде, һәм ул «һәп-те-чччи-и!» дип төчкереп җибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка тартылды һәм гәҗите шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан авып төште. Тургай, көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгерештеләр.
– Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! – диде бабасы, торып баскач. – Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты.
Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан җим савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп җиттеләр. Тургай ике урынга улакка җим салды.
Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен уалый-уалый:
– Каз сары чәчкә аткан бит! – дип кычкырып җибәрде.
Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. «Ни дидең әле, улым?» – дип, шул әйткәнен кабатлаттылар