Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 14
– Нинди кызык таптың төн уртасында? – диде әтисе ачулы тавыш белән.
Әнисе, көлүеннән туктап:
– Әнә идәнгә кара, – диде һәм утны яндырып җибәрде.
Әтисе урыныннан сикереп үк торды:
– Кем алып кергән моны?
– Тургай алып кергән. Черкинең маңгаена бәрергә, ди.
Әтисе ике кулын селтәп җибәрде дә бөгелеп төшеп көләргә тотынды. Ак ыштан-күлмәктән бүлмәләреннән йөгереп чыккан әбисе белән бабасы да аңа кушылды. Барысыннан да ныграк көлүче Тургай үзе иде.
– Ничек күтәреп алып кердең соң син моны, бәбекәччәем? – дип сорады әбисе.
– Шайтан булышты, – диде Тургай.
Аның бу сүзләре өйдәге көлүне тагын да көчәйтте. Көлү тавышыннан коты алынган черки форточка ярыгыннан тышка чыгып сызды…
Мине каян алдыгыз?
Бүген өй эче яп-якты булды. Тургай тәрәзәдән караган иде – ап-ак кар ява. Беренче кар! Әтисе белән әнисе аны киендереп ишегалдына алып чыктылар. Бияләй-бияләй җепшек кар төшә. Әтисе Акбайны ычкындырган иде, тотынды чабуларга! Аңа ачуланып, кырт-кырт басып Баһадир килә. Казларның кайберсе бер аягын күтәреп басып тора. Туңгангадыр инде. Акбай борыны белән карны чөеп җибәрә, тәгәрәп ауный, дүрт аягын күтәреп, «минем белән шаярыгыз» дип ята. Тургай аның бүксәсен кытыклагач, торып йөгерә, тагын килә, аның җилкәсенә алгы аякларын куеп, ых-ых килеп карап тора.
– Кыш килде, улым, кыш! – ди әтисе, тирән итеп сулап.
– Күктән кышның балалары коеламыни? – дип сорый Тургай.
– Әйе, хак әйтәсең. Кышның балалары була инде бу ак карлар, – дип, аның сүзен әтисе җөпләп куя.
Тургай озаклап күктән төшүче кар бөртекләренә карап тора да сорау бирә:
– Ә сез мине каян алдыгыз?
– Синеме? – ди әтисе, тотлыгып. – Без сине нурдан алдык…
– Нинди нурдан?
– Айдан, йолдызлардан килүче нурдан. Кышның балалары төшә торган күктән алдык.
– Мин шул нурда утыра идеммени?
– Беләсеңме…
– Юк, – диде әнисе, әтисенең сүз таба алмавын күреп. – Син әле ул чакта юк идең.
– Нурдан алдык, дисез бит.
– Ул нур… күренми… – диде әтисе. – Без, иреннәребезне бер-беребезгә якынайтып, җылы өрдек. Шулай өреп, күктән алтын нур сорадык.
– Ә мин кайда идем?
– Без сорагач, күктән теге алтын нур иңде, – дип дәвам итте әнисе. – Мин иреннәрем белән ул нурны үземә алдым… шуннан син булдың… Минем эчемдә…
Тургай тагын шактый уйланып торды.
– Әйтәм