Тургай. Фоат Садриев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 12

Тургай - Фоат Садриев

Скачать книгу

теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы, чыгып, машина хуҗасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең:

      – Күрмәдем бит, гафу итегез, – дигән сүзләре ишетелде. – Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде…

      – Онык алмагач, мин дә алмыйм, – диде бабасы, читкә атлап.

      – Вәт ахмаклар! – Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм выжылдап кузгалып киткәне ишетелде.

      Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы белән бергә Җылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар.

      – Без аны ындырга алып барып күмик, улым, – диде бабасы.

      – Юк, юк, – дип елады Тургай. – Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә ул минем белән.

      – Пипиең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый.

      – Үлү… – Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. – Үлү… Ни соң ул?..

      Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде:

      – Үлгән җан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кымшана да, йөри дә алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны җиргә күмәргә кирәк.

      – Ник?

      – Җир өстендә бозыла, исләнә.

      – Җир астында нишли?

      – Череп бетә.

      – Юк, юк, Пипием уяна минем!

      Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды.

      – Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! – дип, Тургай аңа иярде.

      Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде.

      – Үлгәнмени? – дип сорады әбисе.

      Бабасы бер генә сүз белән җавап бирде:

      – Үлгән.

      – Үлмәгән, үлмәгән! – диде Тургай. – Уяна ул. Шулай бит, әбием?

      Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның җавабы кискен булды:

      – Уянмый, улым…

      Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады, борынына җим дә тигереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора бирде. Җылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны җиргә күмеп куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Җылак Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап аңа карап торды. Әбисе «бәлеш пешердем» дип чакыргач та, Тургай «ашыйсым килми» дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Җылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Җылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә

Скачать книгу