Киллер. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Киллер - Марат Кәбиров страница 6

Киллер - Марат Кәбиров

Скачать книгу

пациентның организмы ярыйсы ук көчле, чыныккан, физик мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә. Югыйсә, инсульт, инфаркт, паралич кебек авыруларга да җирлек әзер иде. Шулай да шактый гына маташырга туры килде. Мөмкин булганның барсын да эшләде Зифа Саматовна, зарарланган урыннарның, гематомаларның эресеннән вагына кадәр эшкәртте, аларның таралуы өчен шартлар тудырды. Операция уңышлы үтте дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин иде.

      Тик Зифа Саматовнаның беркайчан да болай дип әйткәне юк. Уйлаганы да. Уңышлы операция өчен сөенү сыманрак бер тойгы була, әлбәттә. Тик ул озакка бармый, шундук шик-шөһбәләр белән алышына. Бер нәрсәне дә онытмадыммы? Авыруның гомум халәтен тулысынча күз алдына китерә алдыммы? Һәм үзенең эшен тагын бер кат энә күзеннән үткәреп чыгарга мәҗбүр була. Гомумән, бу бүлектәге авыруларның күбесе операциядән соң ук аякка басып, табипка куаныч өсти торган чирләр белән ятмый. Кайберләре хирург кулы тигәннән соң ким дигәндә берничә көн үткәч кенә һушына килә, кайберләре айлар буена коматоз хәлендә ятарга мөмкин. Иң уңышлы дигәннәренең дә тормышка кайтуы, аякка басуы өчен айлар, хәтта еллар таләп ителә. Шулай булгач: "Мин бу кешегә гомер бүләк иттем!" – дип күкрәк кага алмыйсың. Әлбәттә, үлемнән алып калуың дөрес, әгәр син ярдәм итмәсәң, бу кеше күптән инде гүр иясе булыр иде. Ә менә гомер бүләк итү икеле. Гомер бирдеңме син аңа, әллә үлемен беразга кичектердеңме? Ә бит еллар буена урын өстендә ятканнан соң үлеп китүчеләр дә бар. Менә шуннан соң әйтеп кара: пациентларга файда китерүчеме син, әллә газапларын озайтучы гынамы…

      Мондый тойгылар һәр операциядән соң диярлек барлыкка килә. Бер карасаң, өйрәнергә, күнегергә дә вакыт кебек. Тик күнегеп булмый. Кайчагында үзеңне кешенең газапларын озайтучы садист кебек хис итәсең. Ә мондый мизгелләр күбәеп китсә, стресслар тирәнәя, күңел яралары актарыла… Мәгънәсез эш белән шөгыльләнүче кебек күренә башлыйсың. Кайчагында үкенеп тә куясың, ник бу һөнәрне сайладым икән, дисең. Ник бу һөнәрне сайладым икән?..

      Зифа Саматовна үзенең ни өчен шушы һөнәрне сайлавын яхшы белә иде. Һәм бу хакта искә төшерү аны һәрвакыт сабый чагының бер мизгеленә алып китә. Прихожий идәнендәге кан диңгезендә яткан әти-әнисе… Пистолет Тоткан Егет…

      Операция тәмамланып, пациентны реанимация бүлмәсенә алып китәр алдыннан Зифа Саматовна аның йөзенә тагын бер кат озак кына карап торды. Һәм иреннәрен кысып баш кагып куйды. Шул.

      – Танышыгызмы әллә? – дип сорады шәфкать туташы, аның киемнәрен салдырырга ярдәм итеп, – Аякка басачак, ныклы кешегә охшаган.

      Зифа аңа нәфрәт тулы күзләрен төбәде. Тик берни дә дәшмәде. Хәле юк иде.

      – Гафу итегез, – дип акланды шәфкать туташы.

      Тик Зифа Саматовна аны ишетмәде. "Мин әле генә үземне ятим иткән кешене үлемнән алып калдым, – дип уйлады ул, – Үлемнән сакладым. Һәм мин аның калган гомерен тамугка әйләндерә алам…"

      5

      Төшке

Скачать книгу