Киллер. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Киллер - Марат Кәбиров страница 7

Киллер - Марат Кәбиров

Скачать книгу

яңалыгыгыз да юк, димәк? – тикшерүче көрсенгәндәй итте.

      – Яңалык? – Зифа Саматовна иңнәрен сикертеп куйды, – Сул яктан арттан киң һәм каты нәрсә белән сукканнар. Баш сөяге бер урыннан сынган, берничә җирдән чатнаган. Миенең кан сауган өлешләре күп. Боларны сез иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча беләсездер инде. Ә яңалык булырлыгы…

      Юк, моны әлегә әйтергә ярамый иде бугай. Беркадәр икеләнеп торды да дәвам итте:

      – Мин әлегә операция нәтиҗәләренең ничек булып бетәчәген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ул аякка басарга да, "яшелчә" булып калырга да мөмкин. Ә сез яңалык сорыйсыз…

      – Яхшы, Зифа Саматовна, мин соңрак тагын кагылырмын әле сезгә.

      Бүлмәсенә кереп Альбертка фотолар җибәрде. Күрер күзгә Пситотлет Тоткан Егетнең егерме биш елдан соң ничек булырга тиешлеген чагылдырган рәсем белән пациентның фотосы арасында аерма юк иде. Уртак чалымнар, иреннәр, кашлар, борын, хәтта колакларының рәвеше дә бер төрле. Ике рәсемдә дә бер үк кеше икәнен һич шикләнмичә әйтеп була.

      Фотоларны чагыштырып утырганда Зифаның башына кинәт кызык фикер килде. Гади генә ул. Ник бу хакта элек уйламавына ул аптырап та куйды хәтта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диюләре шулдыр инде. Югыйсә, бик баш ватып этләнерлек тә нәрсә түгел. Зифа Саматовнаның танышлары күп, хәтта дәүләт иминлек хезмәтендә дә барлар. Менә шуларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Аларда һәртөрле базалар бар, теләсә кайсы кеше турында мәгълумәт таба алалар диләр бит. Ник әле Пистолет Тоткан Егетне шулар аша эзләтеп карамаска?

      Һәм ул телефон номерын җыйды.

      – Һо, Зифа Саматовна, сезне дә ишетер көннәр бар икән. Хәлләрегез ничек?

      – Яхшы, Артур Илдарович. Тавышыгызга караганда үзегез дә сөбханалла күренәсез.

      – Сезнең тавышны ишеткәч, шулай булды, Зифа Саматовна. Ни рәхәтлекләрдә яшәп ятасыз…

      Артур Илдаровичның ФСБ офицеры икәнен ишеткәч, Зифа беркадәр аптыраган да иде. Шундый ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке кәефле, шаян кеше ничек инде шундый урында эшләсен? Алар ничектер җитди, аз сүзле, кырыс булырга тиештер кебек тоела. Ә бу… Тик соңыннан аның робот кебек чакларын да күрергә туры килгәләде. Кеше бер генә кыяфәттә булмый шул. Ә бүген кәефе шәп иде.

      – Артур Илдарович, сезгә йомышым бар…

      Зифа гозерен сөйләп бирде. Артур Илдарович бүлдермичә тыңлады, аннан соң да беркадәр сүзсез торды. Һәм көтелмәгән җитдилек белән әйтеп куйды:

      – Яхшы, Зифа Саматовна. Кулдан килгәнне эшләрбез. Фоторәсемнәрне ватсаптан шушы номерга ташлагыз.

      – Рәхмәт, Артур Илдарович.

      Трубканы куйгач, фотоларны җибәрде дә кәгазь эшләренә чумды. Хисләр ничек кенә котырмасын, эшләрне карарга кирәк иде. Ә алар күп. Иң үзәккә үткәне – кәгазьләр белән мәш килү. Хәзерге таләпләр буенча врач, кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, үзенең һәр адымын теркәп барырга, исәп-хисап бирергә тиеш. Бу бәлки, кемгәдер ни өчендер кирәктер дә инде, юкка гына уйлап чыгармаганнардыр.

Скачать книгу