Киллер. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Киллер - Марат Кәбиров страница 8

Киллер - Марат Кәбиров

Скачать книгу

сөйләшү серләрен яхшы белә. Шуңа ул исемлеккә бүгеннән үк кирәк булмаган корылмаларны да күп итеп өстәгән иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, аларын сызып ташладылар, ә иң кирәклеләре калды. Менә шулай! Әгәр кирәклеләрен генә язып кертсә, аларның да бер өлешен сызарга туры килер иде.

      Авырулар килеп торды. Операцияләр дәвам итте. Бик катлаулы авырулар юк, гади эшләрне башкарырдай хирурглар җитәрлек иде, Зифа Саматовнага мохтаҗлык булмады. Көндәлек вак-төякләрен беркадәр ерып чыккач, реанимациядәгеләрне тагын бер кат урап чыгарга уйлады. Бу мотлак таләп ителә торган гамәл түгел, теге пациентны тагын күрү теләгеннән туган нәрсә булды бугай. Тик Альберттан электрон хат килү белән, бу ниятеннән кире кайтты.

      Ә хат кыска гына иде:"Зифа Саматовна, тикшердем. Бер үк кеше булу ихтималы – 97,85%"

      Барсы да аңлашылган кебек инде. Шул ук вакытта әлеге саннар үзең нәтиҗә чыгаруны сорый, ә аның әзер һәм катгый җавап ишетәсе килде. Башкалар фикерен. Әгәр шулай әйтергә яраса, белгеч фикерен. Ул телефонга үрелде. Озак көттермәделәр. Доктор шундук һөҗүмгә күчте:

      – Альберт, нәрсәне аңлата бу процентлар?

      – Бер үк кеше булу мөмкинлеген.

      – Бер үк, димәк.

      – Әйе, ике кеше арасында бу дәрәҗәдәге охшашлык булмый. Хәтта махсус сайланган һәм әзерләнгән "двойник"ларның охшаш ягы да 80-85 проценттан узмый. Шуңа күрә, бу фотоларда бер үк кеше дияргә мөмкинлек бар.

      – Син шулай дип раслыйсыңмы?

      – Мин түгел, компьютер шулай раслый. Ә ул күзгә эленми торган иң вак детальләргә дә игътибар итә, әллә ничә параметр буенча исәпләп нәтиҗә чыгара.

      – Рәхмәт, Альберт.

      Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге расланды. Кылган гонаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк…

      6

      Пистолет Тоткан Егет яткан бүлмәнең ишеге ябылып бетмәгән, аннан шәфкать туташының нәрсәдер сөйләгәне ишетелә. Реанимация бүлеге өчен табигый хәл инде бу, хезмәткәрләр комадагы кеше белән сөйләшә, аның аңын тупларга тырыша. Зифа Саматовна ишек төбендә тукталып, бераз колак салып торды.

      – Бер карасаң, бәхетле кеше инде син, – дигән тавышы ишетелде шәфкать туташының, – Вакытында табып алганнар, "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Хастаханәдә дә иң яхшы доктор кулына эләктең. Безнең Зифа Саматовна бөтенләй өметсезләрне дә аякка бастыра ул. Менә сине дә үлемнән тартып алды. Хәзер сәгать саен сихәтләнә барасың. Болай булса, тиздән аякка басачаксың син…

      Зифа Саматовна ишек шакыды. Аны күрүгә шәфкать туташы уңайсызланып китте, кызарды.

      – Хәлләр ничек? – Доктор кергән уңайга ук авыруның пульсын капшап карады.

      – Яхшы.

      – Тән температурасы да артык югары түгел…

      Зифа Саматовна өстәл янына килде дә шәфкать туташы алып

Скачать книгу