Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 22

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

кирәк… Йә буран!.. Эх, җанымны конвертка салып җибәрер идем каядыр! – диде Нәркис һәм, аны этеп җибәреп, урамга ташланды.

      – «Авиа» белән, «авиа» белән! – дип калды аның артыннан Гальери. Аннары, кәнәфигә капланып, ирләрчә, тавышсыз гына елап алды.

      Шуннан соң Нәркис озак тормады Гальери белән. «Авиа» конвертларына язган хатлары артыннан самолётка утырып, үзе дә китеп барды. Мурманскига. Әрләшми-нитми, ләйсән карның эрүе шикелле тыныч кына итеп аерылыштылар…

      – Карале монда! – Вагон ишегендә Гальери күренде. – Сиңа әйтәм, Самат, кер әле… Ышанмый болар. Әйт әле, кабыздым бит, әйеме?

      – Барма! – Хисапчы хатын иренең күлмәк җиңенә ябышты. – Йә эчертерләр… Биш чакрымга сөт илтеп кайтасың бар. Эчсәң, өйгә кертмим, бел! Машинаңда кунарсың.

      Вагонда тагын шаулаша башладылар.

      – Колак сал әле монда, Нәкый! Сиңа әйтәм, тыңлап бетер башта!

      Гальерины тыңламадылар. Көтүчеләрнең кайсысыдыр аны ачык ишеккә таба төртеп җибәрде, һәм ул, сөрлегеп, Саматның аяк астына килеп төште. Нәкый йөгереп чыкты да аның битенә бер уч шырпы сибеп җибәрде:

      – Бирән! Чөмерде, алай да ялганлый, ә? Ничә шырпы монда, ничә шырпы?..

      Гальери йөзтүбән яткан җиреннән башын калкытып торырга талпынды.

      – Кырык тугыз, – диде ул.

      – Я-ат! – дип кычкырды Нәкый, аягын Гальериның аркасына куйды. – Тормаслык итеп аударам юкса!.. «Кырык тугыз!..» Ә тагын берсе кайда?

      – Чыбыркы очына бәйләдем ич. – Гальери башын җиргә салды.

      – «Бәйләдем!..» Күзен күрегез әле сез моның, койган да куйган мут бит, ә? – Нәкый тагын җыелып өлгергән хатыннар тирәли әйләнеп килде. – Сиңа әйтәм! – Нәкый аңа туфли очы белән төртеп алды. – Кемгә әйтәләр?! Син кулың белән кабыздың бит ул шырпыны!

      – Әйттем ич цирк дип. Кыш көне соң, циркка баргач, бер клоун икенче клоунның ыштан төймәсен чыбыркы белән өзеп төшергән иде. Хәтерлисеңме? – дип кушылды Гариф.

      – Йөрәкне яндырма, ичмаса. Мунча салучыларыма дип алынган кызыллар иде! – Ул, борылып, Гальерига йодрык изәде. – У-у, Гальери! Карале, кара… Юк, ятуын кара дим, ятуын! Эш кырган үгезмени? Өч гектар җир сөргән диярсең, билләһи!

      Нәкый белән Гариф вагонга кереп киттеләр.

      – Инде дә кабыздым. – Гальери, башын күтәрә төшеп, хисапчы хатынга күз кысты. Аннары бик канәгать кыяфәт белән аягына басты, чалбар балакларын каккалады. – Инде дә кабызды-ым! – дип кабатлады ул. Ярата Гальери мондый үзешчәнлекне. Чөнки аның һәр уены, шаяртуы авыл халкы телендә ким дигәндә бер ай йөри – аңа шул рәхәт. Ул, чыннан да, сәхнәдәге шикелле, тәкәббер карашы белән җәйләүне күзләп чыкты. Ул тирән-тирән итеп сулыш ала, болын киң, Гальери шул болын уртасында торган көтүчеләр йортына таба бара, җәйләүгә аның калын тавышы җәелә:

      – Нәкый, ә Нәкый!

      – Ни җитми тагын?

      – Гармунны гына алып бир әле, малай. Сәке астында шунда… капчыкта.

      Ул, Нәкый сузган гармунын алып, язгы ташу күпердән каерып алган һәм ярга чыгарып аткан субайга килеп утырды. Ярның җәйләү ягы сөзәк, ә каршы ягы текә, биек. Таш катыш кызгылт

Скачать книгу