Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 23
Кулына пешкән дүрт йомырка, башлы суган кыяклары, май ягылган ике телем икмәк, чәйле шешә салынган букча тотып, ишек-капка келәләрен элә-элә, Сәвәрия дә чыкты. Ул аркан басып капка келәсенә үрелгәндә, тәбәнәк буйлы Акчура ат муены астыннан яшертен генә хатынына сокланып карап торды. Сәвәрия тар иңенә сары яулык салган. Ак алъяпкыч ябып, бәйләвечләре белән, сыгылып төшә күрмәгәем дигән шикелле, нечкә генә билен буып куйган. Үрнәк өчен колхоз идарәсенә куелган кечкенә бодай көлтәсемени!
Үзенә таба борылганда, Акчура аның кызларныкына алыштыргысыз йомры күкрәгенә кызганулы бер караш белән карап куйды. Кызганулы, чөнки Сәвәриягә бала имезү насыйп булмады. Бу коеп куйган буй-сынны табигатьнең хатын-кыз тулылыгыннан мәхрүм итүе Акчураның күзләренә яшьләр китермәде түгел. Икесенә уртак булган бер өметләрен күпме тапкыр бер-берсеннән яшереп, күңелләренең иң яралы төшенә күмеп куйды инде алар. Акчура менә иртәгә, менә иртәгә кулын Сәвәрия тотып алыр да салкынчаланып торган эченә куяр дип, җанының колагын сагайтып, унҗиде ел яшәде. Инде менә көтәсе көннәр кимегәннән-кими бара, өмет учагының соңгы күмерләре сүнәр-сүнмәс кенә тора…
Ул Сәвәриягә карап туймады:
– Яхшы элдеңме? Бала-чага ачып шаярырлык булмасын, – диде.
– Минем буй көчкә җитә әле – балаларга кая инде монда!..
– Юк, син кара… Тагын кара… иренмә! – дип, Сәвәриянең сузылып келәгә үрелгәнен, чөелдерек тикшергән атлы булып, ат ялы арасыннан карап торды.
– Киттек соң, – диде Сәвәрия. Үрәчәгә тотынып аркан басты да аякларын салындырып арбага утырды. Зәңгәргә ак чәчәкләр төшкән күлмәге тартылып, гәүдәсе карандаш бе- лән сызгандай шома калды. Мул булып, үлчәп кенә килгән Сәвәрия дөньяга – яхшы тегүче кисеп теккән күлмәкмени! Тик менә тамчы да тузмыйча, кайберәүләр кебек җәелмичә, мәңге шулай җыйнак тәнле килеш кенә үләр дә китәр микәнни соң?
– Шәрифелләр бүген җиләккә китте, – диде Сәвәрия. (Шәрифел – күрше хатыны.) – Мине дә үзләре белән барырга кыстаганнар иде…
– Ник иярмәдең соң?
– Утынга барасы ич.
– Шулаен шулай да… – Акчура: «Барыбер җибәрмәгән булыр идем», – дип, хатынының бу сүзне башлавына ризасызланып куйды.
– Кышын бер бал калагы вареньесын кабуы ни тора, – диде Сәвәрия.
Кузгалып киттеләр. Мул итеп майланган арба күчәре лычкылдап алды, көпчәкнең тимер кыршавы астына туры килеп, бер пыяла кисәге ватылды.
Акчура хатынының күз карашын тотып алды: биянең әле өч кенә атналык колынын карап бара икән. «Әллә көнлиме? Көнли. Эх, ничек кенә көнлидер әле!..»
– Кышын шул җиләкне… өзеп алулары искә төшәр иде… Чык тамчысын тоткан сымак кына өзепләр аласың да ишләре арасына саласың. Кечкенәләренә тимисең… Алары да үсә тора – балалары…
Гадәттә, телгә артык юмарт булмаган хатынының үз сүзләрен, езеп-өзеп