Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 68

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

риза, дидем. Икмәк тотып ант итте. Ант иткән ирне ничек тотасын беләм мин, сеңлем.

      Керттем… Язылышырга ашыкмыйм әле, аның белән бүлешәсе килеп торган мөлкәтем юк, дөнья хәлен кем белә. Кем белә әле аның нинди булып чыгасын. Дөрес, гөнаһысына кермим, машинаны күз карасы кебек кенә тота. Ир буларак та… Хи-хи-хи… Тик менә бозау да бозау, ул да бозау инде!.. Бер яктан, кулайлыкка бик кулай инде бу – кай якка өрсәм, койрыгын чәнчеп, шунда чаба. Әле менә быел курортка бардым, үземне генә җибәрде, карышмады. Ә менә кайтып төшсәм – гаражның йозагы күгәреп беткән. Машинага утырып та карамаган, юньсез. Бер ай буена бит ул. Кеше ял иткәндә, миңа язык мәллә дип маташа. «Кеше» дигәне мин булам инде, янәмәсе. Ах, мәйтәм, иманыңны фәлән-төгән!..

      – Нигә, яхшы ич инде: машинаны, үзенчә, саклавы булгандыр.

      – «Саклавы»! Машинаның бер кич гараждан чыкмавы күпмегә төшкәнен беләсеңме соң син?!

      – Кеше гаражында тотасызмыни? Түләпме?

      Ак киемле хатын, шуны да белмисеңмени дигәндәй, читкәрәк борылып, башын артка ташлап куйды.

      – Бәй! Шәһәр кешесен трамвай белән такси гына ташып бетерерлекмени?

      – Ә-ә-ә…

      – Шул шул менә!

      – Ниса… апа… Минем бераз гына әчеткән балым бар иде… бәлки, ни… әз генә, ә? Кала кешесендә… бигрәк тә сез кибетчеләрдә затлырагы да бардыр. Шулай да, тансыкка, дим.

      Сөембикә шикләнеп кенә ак киемле хатынга карап алды. «Ярык тәлинкә шикелле әйләнүеннән туйганымны сизмәгәнме?»

      Ак киемле хатын, изүен чеметеп кенә һәм чәнти бармагын тырпайтып, күкрәгенә һава җилпегәндәй итте:

      – Тышта бөркү ләбаса.

      – Әз генә. Тәмен генә белергә. Председатель кайбер чакны колхоз кунакларын алып килгәли, шулар өчен генә куйган нәмәрсә.

      – Оетмасмы соң?

      – Чиста балдан гына. Колмаклап. Дәва ише генә.

      – Рәхмәт, алайса. Бу бозауны да «берәр шешә кыстырмагансың» дип сүккән идем. Искә төште, шуны эзләп киткән инде ул, алайса… Шәһәргә килеп чыксаң, минем кибеткә сугыл. Дөньяда юк нәрсәне дә табып бирермен, сеңлем. Ачык чырай, такта чәй белән генә калмабыз. Арча кырында, зиратка каршы. Беләсеңме?

      Кала хатынының ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый, Сөембикә алтын каймалы чынаякны чайкап түкте дә урыны-урыны белән акшары кубып төшкән мич авызына иелде. Ак киемле хатын, бөтен тәне белән борылып, аны арттан карап торды. «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады ул тагын бер мәртәбә. Шушындый хатынны ташлаган ир аның кулына эләксәме? Ул аны нишләтәсен уйлап бетермәде. Иренде. Һәрхәлдә, нишләтәсен белер иде. «Әх, бу тәкъдирен әйтер идем!.. Үзен ташлап китәрлек бер ир һәм шул ирнең аякларын кочаклап елый-елый, кал инде, кал, дип ялварырлык язмыш белән очраштыра алмады, хәерсез!»

      Сөембикә өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән бал китереп сузды. Кала хатынының борынына әчкелтем ис килеп бәрелде. Ул тирән итеп тын алды да, иренен чынаяк читенә тидерер-тидермәс кенә якынайтып, бер йотым эчеп куйды.

Скачать книгу