Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 70

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

кайтырбыз, йә кайтмабыз –

      Сау булыгыз, туганна-а-ар…

      Кайтмадылар. Хәтердә аларның сүнмәс учаклары гына дөрли. Әнә шул хәсрәт төтене күзне әчеттерә, гомерләренең сүрелгән күмерләре җанны көйдерә…

      Ул чулпысын күкрәгенә кайтарып карады. Әүвәлгечә икесе урынында юк иде.

      Дошманның ике солдаты тынып калган сугыш кырында мәетләрнең кесәләрен актарып йөри. Кесә актарыр өчен мәетләр кулай: кулыңнан тотмыйлар. Аларга сәгать тә, сигарет та, көмеш портсигарлар да кирәкмәс инде. Ә тереләргә бу нәрсәләрнең бүген дә, иртәгә дә кирәге бар. Алар айга бер тапкыр бушлай посылка озата алалар. Мондый мөмкинлекне нигә файдаланмаска?

      Әһә, бу калын кара кашлы, ярты саны белән снаряд чокырының суына баткан старшинаның түш кесәсендә нидер бар бугай. Ул чалкан яткан старшинаның гимнастёрка кесәсе сәдәбен ычкындырды, өч бармагы белән генә аннан таныш булмаган хәрефләр белән чуарланып беткән кәгазьләр суырып чыгарды – хатлар бугай. Ул аларны җепшек кар катыш пычракка ташлады да күн итеге белән таптады. Әһә, тагын ниндидер түгәрәк ак металл, акча, ахрысы. Әйе, акча. Тик сәер – нигә тишек? Ул акчаның ике башлы бөркет астындагы саннарына игътибар итте – «50 копеекъ 1896 г.» Мәеткә иелгән килеш кенә акчаның икенче ягын әйләндереп карарга уйлаган иде – кемдер аның беләгеннән каптырып алды. Башта ул кәсептәше Мюльке шаярта дип көлеп җибәрә язды. Ә сынын турайтып басам дисә, турая алмады – аны кемдер җиргә таба тарта иде. Шунда гына ул калын кара кашлы совет солдатының коңгырт күзенә төшкән кар бөртегенең әкрен генә эреп беткәнен күреп алды. Ул ниндидер бер хәвефле тирәнлектән үзенә төбәлгән шул күздән куркып китте. Старшина салкын учы белән аның бармак очларындагы тишек тәңкәне каерып алды да алга, үзен билдән күмгән суга ыргытып бәрде. Аның күзенә төшкән яңа кар бөртеге бу юлы эремәде…

      Тәңкәләрнең икенчесеннән Бухенвальд концлагереның мәетләр командасындагы румын Константин үзенә мөштүк ясады. Ул крематорий мичен чистартканда көлдә ялтыраган металл тамчысының көмеш икәнлеген шундук танып алган иде…

1980

      КҮПЕР

      Бу күпер озын юлның кыска бер өлеше иде. Ул су өстеннән бөкрәеп калкып тора һәм инде бер адым да атлый алмас хәлгә җиткән карт ташбаканы хәтерләтә. Аңа җәелгән ташларны машина тәгәрмәчләре, аяк киемнәренең табан аслары, мал-туар тояклары, җил-яңгырлар, карлар тәмам шомарткан. Ул сугышка чыгып киткән кырыс холыклы яисә шук күңелле күпме ир-атны озатып калган һәм – кая инде ул бөтенесен?! – бик азын, яңгырга манчылып яки тузанга батып, гарипләнеп яки гайрәтләнеп кайтканнарын каршы алган. Аның өстендә күпме аналар, моңаеп, улларын, кызларын, күпме хатыннар, сагынып, ирләрен, күпме кызлар, өметләнеп, сөйгәннәрен, күпме балалар, түземсезләнеп, аталарын көтте. Күпердә хәрәкәт туктамады: берәүләр, яңа дөньяга килгән нарасыйларын күтәреп, шифаханәләрдән кайтты, икенчеләре үлгәннәрне үз иңнәрендә аргы яктагы зиратка илтте. Күпер яшәү белән үлем, җир белән күк арасында, үткәннәр белән киләчәк уртасында ята иде. Аның замандашлары

Скачать книгу