Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 73

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

һәркем азат. Яшәү белән үлем, җир белән күк арасындагы, үткәннәр белән киләчәк уртасындагы күпердә бүгенгә көтелмәгән аңлашу, хәтта ки аңлашу да булмыйча, ике йөрәкнең бер уй белән тибүе аларның әнә шул уртак зынҗырларын, ниһаять, салулары да иде.

      Ниһаять, аңлаштылар. Сөйләшеп, бәхәсләшеп түгел, һәркайсы бер үк нәрсә хакында уйладылар – фәкать шул гына.

      – Арылды, – диде карчык кеше.

      – Кайтыйк соң. – Карт кеше, кармак таякларын алып, пөхтәләп, аларның җепләрен урады, иңенә салыр алдыннан: – Төенчегең авыр түгелме? Бәлки, алмашырбыз? – дип сорады.

      – Һәркемгә үз өлеше.

      – Синеке авыррак.

      – Үлчәүдә тормыйбыз ла.

      – Үлчәүдә булсак кирәк. Нинди генә үлчәүдә әле! Күпердә торабыз.

      – Без үз күперләребезне үттек инде.

      – Үттек шул. Без үткән күперләр бөкрәеп бетте инде, күрәмсең?

      – Юлны турылап торгач, күпернең бөкресендә кемнең ни эше бар?

      Һәм алар кайтырга чыкты. Карт чак кына алдарак. Дәшмичә уйлап кына бара торгач, ул тагын да аерыларак төшәр. Уйлы чагында ул бөкрәебрәк атлый. Ә карчык нинди вакытта да җиргә тартылмый, ә туры һәм горур килеш кала. Бер-берсеннән аерылыбрак атлаулары һәркайсы үзалдына уйланып барырга теләүдән түгел. Алар бер-берсенең җирдәге күләгәләренә басарга тайчына. Кояш яннан яктырта, күләгәләре кыска һәм кыйгач, янәшә барсалар, алар кушылырлар иде. Ул чагында аларның берсе үз күләгәсеннән мәхрүм калыр иде. Ә ул, аларның сүзсез аңлауларынча, кешенең якты дөньяда яшәү билгесе, барлыгы шаһиты. Бераздан юл уңга каерылгач, карт үз карчыгын көтеп алыр да янәшә атлар. Шунда, әйләнеп карамасалар да, алар артларындагы юлда үзләренең пар һәм тиң күләгәләре ияреп килүен сизәрләр. Уртак кояш астында яшәүчеләргә шулай язган, шулай тиеш. Күләгәләр көн уртасында түгел, ә кешенең гомер баешында югала. Ә алар андый баешны теләмиләр дә, эзләмиләр дә әле.

      Авылга җитәрәк, юл кабат сулга каерыла, алар тагын аерылыр. Моның сәбәбе бүтәндә булыр инде. Татар ире, хатыны арткарак калып, аңа карабрак барса, ихтирамлырак санала. Андый иргә яшьләр дә көнләшерлек. Ә инде ирнең хатыны дөньяга иң әүвәл үзен күрсәтеп барса, ул ирнең дәрәҗәсе түбән дигәнне аңлатыр. Хатыннарның да алдан баручылары түгел, бәлки ире сайлаган дөрес юлдан баручылары күренеклерәк.

      Каен агачлары бетеп, имәнлек башланды. Тәбәнәк, нык имәннәр сибелеп утырганнар. Аларның куе булса да яктырып торган ябалдашлары белән җир арасы иркен иде. Кешеләрнең җан тынычлыгы шулай иркен тоела. Имән агачлары арасындагы кыска яшел үлән арган тәнне хәл җыярга чакыра сыман. Яры кыяк белән каймаланган озынча күл сөттәй агарып, җәйрәп ята. Аның авыл ягындагы ярына сыер көтүе төшлеккә туктаган, кайбер маллар тубыктан суга кереп баскан.

      Күпер кояш нуры җылыткан һәммә ташы белән карт һәм карчыкның гадәти булмаган бәхетенә елмаеп калды. Ике кеше арасындагы гыйшык бетеп, берсенең гомере икенчесенең гомеренә тәмам кушылган мизгел менә шушылай башлана.

1982

Скачать книгу