Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 71
Карчык кеше көннең эсселеге күзгә дә бәрелеп торган юл буенча кайтып килә иде. Әйләнеп караса, ул арттагы урманның җил белән тибрәлүен күрер иде. Хәер, каршыдагы авыл өйләренең арыш кыры дулкыннарында бата-чума үзенә каршы йөгергәндәй итеп тоелдырган рәшә дә бар ич әле. Көне килгәндә, һәркайда рәшә калтырана. Әллә рәшә, әллә билгесез киләчәк, әллә болганчык үткәннәр шунда.
Торналарга охшап, нефть скважиналары чайкала, ара-тирә бытбылдык кычкырып куйгалый, телеграм баганасы башына ялгыз козгын кунган. Карчык сирәк автомашиналардан читкә елышып кала. Юл читенә поскан бәләкәй чардуган эчендәге шофёр руле беркетелгән калай һәйкәлчек турысыннан ул адымнарын сагайтып узды. Нинди уйлар уйлады икән? Кемнеңдер баласы бу урында җан бирер алдыннан соңгы сүзләрен пышылдагандыр. Андый вакытта уй килмиме соң?
Картка үзе басып торган таш күпер, карчыгы атлаган уңайга янтая-янтая, тын гына алга йөзеп баргандай тоелды. Су күтәрелгәч, соңгы ялгыз бозлар шулай агучан була. Икенче карасаң, алпан-тилпән килгәләп якынайган карчык талгын җилдә чайкалган шау чәчәктәге шомырт куагына да тартым сыман. Ул картның үзен күреп торганын тоядыр инде, аның хакында уйлыйдыр. Теге дәверне, үзләренең парлашып шушы күпердә басып торуларын исенә төшергәндер. Юлда барганда каршыга үткәннәр килүчән.
Карчык аның янына җиткәч, авыр сулап:
– Бөркү, – диде.
– Су буенда алай ук түгел, – дип җавап бирде карт. Юк, карышып әйтмәде. Алар бергә-бергә озак яшиләр, бер-берсе белән карышмыйча, гап-гади генә итеп – ашарга яки сулыш алырга кирәк булган кебек кенә сөйләшәләр иде ин- де. Әйткәннәре һәркайсының уйларына ярашып, туры килеп тора.
– Балык капмый, – диде карт.
– Бу вакытта алар тук инде, – дип килеште карчык.
– Уйнаудан да тукталдылар, бакчы. Хәзерге балалар диярсең.
– Хәзерге балалар иренчәк шул. Уенда кайгылары җук.
– Бөтенесе телевизор бәласе. Ул булмаган заманнарда яшьләр дә яшьләй өйләнешә торганые. Ә хәзер? Загсларына арыгач кына барып язылышалар.
– Аның каравы тиз аерылышалар… Синең белән без түгел инде.
– Алай димәктән, безгә, бәлкем, аерылышсак та таман булгандыр. Билләһи газим! – диде карт, аңа карамыйча гына.
– Авызыңнан җил алсын! – дигәч, карчык та читкә борылды. – Ни сөйләнәсең әле?
Кармак сапларын терсәге белән бастырып тоткан килеш, карт, эшләпәсен күтәрә төшеп: