Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 75

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

асфальт юл аермасыннан да, мәшрикътагы станциядән дә кайтышлый урман эченнән барырга ярата, куаклар итәге астыннан көрән төстәге салкын чикләвекләр эзли. Бусы – сентябрь башында. Соңрак бармакларын каз тәпиләре күк шәмәхә-кызыл иттереп бетергәнче, кыраулы яфраклар астыннан актара. Бусы – октябрь инде. Ул чикләвекләрне Әхтәмгә ваттыра, аның тешләренә сокланып, тәмләп ашый.

      Октябрьнең икенче җомгасы болытлы иде. Яңгыр ике генә көн яумады. Аларга бүген тагын юлга чыгасы.

      Фирдәвес иренең эшенә:

      – Сорадыңмы? – дип шылтыратты.

      – Сорадым, – дип уфтанды Әхтәм.

      – Җибәрмиме әллә?

      Хатыны мондый чакларда элек иң начарын уйлый яки уйлаганының иң начарын әйтә. Киресе килеп чыкса, ихлас шатлана. Начар фаразы чынга туры килсә, юраганы өчен үзен кызганусыз битәрли, шул ук вакытта әүлиялык тойгысы бар- лыгын искәртергә җай таба. Әүлиялыгы иренә карата рас килсә:

      – Әйттем бит мин сиңа! – дип, Әхтәмнең җанын тагын бер кат кыеп алгандай итә иде.

      – …Җибәрмиме әллә?

      – Җибәрде җибәрүен…

      – Яхшы. Ләйсән бәхетенә яңгыр да яумаса…

      Кайтабызмы-юкмы дип сорап тормады, билгеле. Моны ул катгый хәл иткән, таш яуса да кайта, бәхәскә һичнинди урын юк.

      – Ник аның бәхетенә? Ул җылы өйдә. Безгә кайтасы ич.

      – Без тоз түгел, эремәбез. Хәзер төшәм…

      Көт димәде, чыгып тор димәде, телефон трубкасын элде дә күчтәнәч тутырганга бүлтәйгән портфелен кулыннан кулына алыша-алыша чыгып чапты бугай. Әле сентябрь башында гына алынган портфель – инде карарлыгы калмады. Ул вакытсыз таушалган кием, тузанда каткан, яңгырда җебегән туфлиләр!.. Юл карак белән бер: сиздерми чишендерә.

      Әхтәм башта Фирдәвесне күз алдына китерде. Университетның тарих-филология факультеты бинасыннан чыккач, ул уңдагы телефон-автоматтан шылтыратты инде. Аннары юстиция министрлыгы бинасы яныннан үтеп, баш почтамтка җиткәнче сулга борыла да түбән юнәлә; урам аша чыккач, бер үк вакытта баскыч та, җәмәгать туалеты түшәме булып та хезмәт иткән баскыч түшәмнән төшкәннән соң, Әхтәм эшләгән бинаның аркасы астыннан уңга каерылып, китап кибете тәрәзәсе төбенә килеп туктый – Әхтәмне шунда көтә. Юк, эчкә кереп, аның янына менми, хезмәттәшләреннән ояла. (Хурлана да: туйларына биш тәңкәлек пластмасса плафон бүләк иттеләр. Элер өчен түшәмнәре булса бер хәер!..) Әйе, менми. Квадрат йөзле сәгатенә карый-карый, үзенә күз төшереп киткәләгән егетләрдән ояла-ояла көтә…

      Әхтәм, башлыгының күзенә чалынмаска тырышып, табан тирәсенә төшеп җиткән горурлыгына абынмыйм дигәндәй, өченче каттан әкрен генә аска ашыга. Дөрес, башлык аңа эштән ике сәгать ярым алдан китәргә рөхсәт бирде бирүен.

      …Ишек шакып, бүлмәсенә керүгә, ул, Әхтәмгә карамыйча гына, бихисап гөлләрне күзеннән кичереп:

      – Тагын җомга… – дип суза. Әллә гомере тиз узганга пошына, әллә аның һәр җомгада алданрак җибәрүен сорап керүенә саруы кайныймы – хатын-кызны белмәссең. – Әйе, тагын җомга! – дип кабатлый

Скачать книгу