Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 74

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

китәр иде кебек. Чакырмадылар түгел, тору урыны да вәгъдә иткәләделәр. Әйтүләренә, кыстауларына караганда, аны балык тоту, ау, ихтирам, хөрмәт аяк астына җәелгән затлы келәмдәй көтеп тора, имеш. Ләкин Әхтәм моның ише җиңел вәгъдәләрнең вөҗ- дан йөге булмыйча, иңнән тиз шуып төшү ихтималын да чамалый.

      Ә берзаманны, кәефе тәмам бозылган, өмете киселгән чакны, ул Памир тауларындагы Хорог шәһәренә – карлы тау араларына ук китеп бармаскамы икән, дип тә уйлана калды. Кайсыдыр бер газетада менә шундый өмет бирердәй игълан күзенә чагылган иде. Ул вакытта алар авырлыклар белән көч алышмас (алар бетәрдер ич инде, чиге булырга тиештер?), ә тормышның үзе белән сынашырлар иде, дип уйлады ул һәм бу хакта хатынына да әйтеп бакты. Тормышның үзе белән көч сынашу – мәңгелекнең сиңа тигән фани өлешендә яшәү бит инде ул. Кешене кеше иткән нәрсә шул түгелмени? Дөрес, чит-ят җирләргә китеп барсалар, күңелнең кайсыдыр ягы ятим, моңсу калыр, сагыш басар, максатка ирешү омтылышына хилафлык килердер. Әйе, Әхтәмнең максаты бар. Шул максатына ирешер өчен аңа, һичшиксез, шәһәрдә яшәү кирәк. Читтә, нәкъ шушы шәһәрдән читтә, ул күз алдына китергән максатына ирешә алмаганын яхшы белә. Аннары соң Фирдәвес (бусы хатыны инде) – студент кына әле, дүртенче курста, аны да укытып бетерәсе бар. Ул да ияреп кенә йөрергә яратылмаган лабаса, аның да яшьтән хыялланып йөргән максатына ирешәсе килә бит инде…

      Менә шул: алар шәһәрдә тора, ә балалары – авылда. Хатынының әнкәләрендә. Ул исә җаваплы урында эшли, авыл Советы рәисе, бала карарга вакыты кысан. Бала көн буена диярлек дөм сукыр әбиләре карамагында. Баланы, дөрес, Фирдәвеснең энесе белән сеңелләре дә караша карашуын. Балага яшь ярым, әбиләренә – сиксән…

      Шулай итеп, Әхтәм белән Фирдәвеснең Ләйсән исемле кызлары авылда тора, һәм алар чираттагы җомга көнне аның янына кайтып килергә уйладылар. Билгеле, Фирдәвеснең лекцияләре беткәч, кичке сәгать дүрттә китәсе электричкада.

      Алар һәр җомга-шимбә-якшәмбе диярлек юлда. Чиратлашып, әле Әхтәмнең авылдагы анасы янына, әле Ләйсән янына кайтып киләләр. Бер атнаны монда, икенче атнаны тегендә. Башта – мәгърибкә, аннары – мәшрикъка. Әлегә бу кайтып йөрүләрнең очы-кырые күренми, һаман юл, юл, юл… Кайбер чакны авылда яшиләр, шәһәргә эшләр һәм укыр өчен генә йөриләр кебек тоела.

      Яшәүләре чираттагы фатир хуҗалары яки хатынының тулай торагындагы бүлмәдәш өч кызның уяу күзәтчелеге астында үтә. Иртән чәй эчкәч, Әхтәм эшкә, Фирдәвес укырга китә. Кичен язалар, укыйлар, йокларга яталар… Шулай гел кеше күзе астында. Күз көекләре диярсең. Авылга кайткач, тагын уңайсыз, шулай йөрүләре өчен ата-аналары алдында оялалар, ә алар исә кызганудан гайре чарасыз.

      Әхтәмнең җиде бала үстергән әнкәсе ялгыз, өлкән яшьтә инде. Дөрес, һәр кайтканнары саен, ул «юкка өшәнгәнсез» дигән була, күчтәнәчләрне ялындырып кына ала – «юкка мәшәкатьләнгәнсез, әнә ич икегез дә чыра гына…»

      – Саф һава шулай итәдер, әни! Аермадан сигез чакрым җәяү кайтасы бит – шул талчыктырадыр инде.

      Хатыны

Скачать книгу