Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 72
Сөеп йөргән… Әйе, сөеп йөргән. Моны карчык яхшы хәтерли әле. Бүгенге карчык кеше кыз чагында бүтәнне үз иткән, шуңа кияүгә чыгарга хыялланган иде. Вәгъдәләр куешып, өйләнешергә дә уйлаганнар иде.
Бер генә егетнең күзе төшәрдәй зат идеме соң ул? Күпләрнең җанын биләрдәй кыз иде. Вәгъдәләшкән егетеннән кала, аның өчен тәгаен берәү өзгәләнде әле. Үз егете батыр, гайрәтле булса, бусы матур, көчсез иде. Һәм, һәр матурга хас кыяфәттә, куркак дәрәҗәсендә тыйнак. Кызлар кулын тотып карауның нәрсә икәнен белмәгәне күренеп торды. Ике ел читкә китеп, әллә кайларда алтын чыгаруда эшләп кайтты, тик холкы үзгәрмәде. Кайтып төшкән көнне генә егеткә әллә ни булды.
Кышкы кич иде. Аулак өйгә җыелышып, бермәлне йөзек салыш уйнарга керештеләр. Уенда кайсыныңдыр көмеш йөзеге әйләнеп йөри инде. Берзаманны йөзек салыш чираты яңа кайтып төшкән матур егеткә килеп җитте. Егет йөзекне кызга салып китте дә ни өчендер ары узды. Ул арада уртага бүтән кыз чәчрәп чыкты. Ә матур кыз үз учын ачып караса, аһ итте: куш учында сары йөзек ялтырап ята. Шундук таныды инде: андый-мондый гына түгел, чын алтыннан. Кыз ул балдакны читләр, бигрәк тә үз егете күз алдында кайтарып бирергә оялды, иясенең өйләренә кертеп, йә аулакта саклап торып сузарга әллә ничек кыймады. Матур егет белән байтак вакыт күз карашлары белән генә ярым-йорты аңлашып йөрделәр. Егетнең күзе балдакны кире алырга риза түгеллеген белдереп бага иде. Кызык та, серле дә, шикле дә булды бу уен.
Араларындагы бу серле бәйләнешкә тора-бара сизмәстән икесе дә күнегеп бетте. Башта аулак өйләрдә, аннары печән һәм урак өсте вакытларында егетнең карашындагы үз итү чаткысы сүрелгәннән-сүрелә барды. Балдакны үзенең чибәрлегенә яшертен бүләк төсендә кабул кылган кыз аны ара-тирә сул кулының исемсез бармагына киеп йөрергә дә җөрьәт итә башлады. Моны егет тә төшенгән һәм матурлыкка матурлык насыйп булмаслыгы белән эченнән тәмам килешкән шикелле иде инде. Кызның күңелендә исә матурлыкка батырлык тиң дигән уй үзгәрмәде.
Алдагы язгы ташуның бер көнендә өч язмышның тәкъдир җепләре бер төенгә чуалды да шундук чишелеп тә ташланды.
Халык кичкырын Әби патша заманыннан калган таш күпергә елгада боз китүен карарга җыелды. Яшьләрнең мондый көнне шул тирәдә беренче йолдызларга кадәр йөри торган гадәтләре бар иде. Үз егете кызны шуннан кайтышлый өйләренә озата барырга һәм ахырда «урлап» китәргә килешкән иде. Кыз батыр егет җилкәсе аша матур егетне күзәтте, күңеленнән аның белән, кыз чагының аңа бәйләнешле әлеге дә баягы сере белән хушлашып торды. Аның балдактан котыласы, шул ук вакытта егет белән ул сизәрлек горур рәвештә мәңгегә искә алмастай итеп аерыласы килә иде. Җаен сагалап торды-торды да, күпернең агач култыксасыннан аска иелгән көйгә: «Балдагым!» – дип кычкырып җибәрде, аска кереп киткән бер бозга төртеп күрсәтте.
Һәммә халык күпернең