Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 13

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      – Коры закон, – диде Фәйзи, кәгазь тартмаларны урнаштыргалап. – Миннән рөхсәт юк. Сез, район кешеләре, бәлки, балыкка килгән булып, төтен чыкканчы төшерәсездер. Ләкин минем белән – юк. Беләм мин сезне, начальникларны…

      – Монда район начальнигы дигәнең бер Фатыйх инде, кыланса, шул кылана торгандыр, – диде Ислам, палатка казыкларын аралап яткан көйгә. – Ә миндәй рядовой совхоз директорыннан атнасына бер йотым тереклек суын күпсенүең кызганыч. Кем әйтмешли, бу сыйфат сине һич тә бизәми, гастроном директоры.

      – Алайса, безнең фикер каршылыклары байтак әле, –дип кушылды Фатыйх. – Сезнең белән телефоннан сөйләшкәндә, мин болайрак күз алдына китергән идем: мин, элеватор директоры буларак, икмәк ягын карарга тиеш дип уйладым. Менә, пожалысты, ике бөтен орловский ипи белән ике батон алып килдем. Ислам, совхоз директоры буларак, ит, сөт, йомырка, яшелчә алып килергә тиеш иде, минемчә. Ә гастроном хуҗасыннан, билгеле инде, бер ящик сыра, борын башына берәр шешә юньле әйбер: «Старка»мы, «Юбилейная»мы – анысы синең эш…

      Фәйзи шаярмый икән: ящик өстенә ашарга әзерләгәндә берәүне дә якын китермәде, үзе турады, үзе бүлде, әмма палатка корылып, ут өстендә чәйнек кайный башласа да, «юньле әйбер» күренмәде. Ислам, тамак кыргалап, әллә ничә тапкыр «газиг»ы ягына борылгалап карады, әмма Фәйзи каты торды.

      – Эчмәгән әйберме ул? – диде. – Менә шуны эчә башласак, йә төнне күрми калабыз, йә юньле сүз булмаячак, йә балык тота алмаячакбыз. Безгә ничә яшь хәзер? Кырык бишәр? Кырык алтышар? Әһә, димәк, бик кысып әйткәндә дә, унбишәр еллык стаж бар бу өлкәдә? Җитте. Азындык, егетләр, азындык. Чабатадан чыгып күтәрелдек тә, хәзер кыланырга яратабыз.

      – Соң бит ризыгы бик затлы… – Монысын Фатыйх әйтеп карады.

      Ящик өстендә ризык, чыннан да, патша өстәлендәгечә иде. Фәйзи озын пәкесе белән бер-бер артлы өч тавыкны ботарлап тоз сипкәләде, ысланган балык, яшь кыяр, йомыркалар, банка белән тозлы помидор, яңа редис, кыяклы суган, керән, нарзан сулары…

      – Эчмичә ашарга өйрәнергә кирәк, тишек борыннар, –диде Фәйзи, тавык итенә керән сөртеп.

      Ирләр кырык биштә кызык була: бу чорда дөньяны үз кулында тотасы, биетәсе, кнопкаларга басасы, эшне әйләндереп-әйләндереп кенә куясы, булдырасы, шөһрәт казанасы, кырыс һәм миһербанлы буласы килә. Шәп итеп эшләп, шәп итеп күңел ачасы килә. Күпләр шулай эшлиләр дә. Әмма кырык биштән соң бәни адәмне табигать эчтән кыйный, какшата башлый. Чәч коела, баш түбәсе ялтырый – син инде ник әллә кем булмыйсың, баш түбәң ялтыраса, бер генә хатын-кыз алдында да син үзеңә игътибар яулап ала алмыйсың; инде берәм-берәм теш-ләр сынып чыга, баштарак моны әйтмисең, әмма яңакта хыянәтчел төстә чокырлар, җыерчыклар барлыкка килә. Инде теге ризык, бу ризык килешми. Берәүләргә ак ярамый, икенчеләргә – кызыл. Берәүләр – боржомисыз, икенчеләр кефирсыз яши алмый. «Минем бавырда бит, минем таш бар бит, минем давление бит» дип сөйләнүләр әнә шул кырык биштән соң башлана.

      Ихтимал, Мишә буена балыкка килгәч, өч дусның, өч авылдашның да инде кайсында таш, кайсында

Скачать книгу