Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 10

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Менә инде монысына ул һич тә соңга калмый. Ашап та утырмый. Аның өчен җыр дәресе кергән көн, гомумән, бәйрәм көн. Чөнки малай кечкенәдән җырлап үсте. Пулат абзыйның йорты тау башында, чишмә өстендә, урамнан читтә тора. Монда таллык, текә яр, аста инеш, чишмә, балыклар, коңгызлар, – кыскасы, су буеның үз дөньясы. Арыслангали әнә шул дөньяда үсте. Һәрвакыт җырлап йөрде. Тавышы да бик моңлы иде. Мәлик моны беренче җыр дәресендә үк сизеп алды. Яңа җыр өйрәнәсе булганда, Арыслангали Мәликнең бердәнбер ярдәмчесе иде. Беркөнне кинәт кенә Мәликнең башына өр-яңа бер фикер килде. Ул көнне Арыслангали рәттән ике дәрескә соңга калып керде, һаман шул ашау мәшәкате белән. Дүртенче дәрес уку иде. Өченче тәнәфестә Мәлик балаларга әйтеп куйды:

      – Уку дәресе урынына бүген җыр уздырабыз. Иртәгә җыр урынына уку итәрбез, – диде.

      Ләкин, ләкин… Арыслангали инде өенә элдерткән иде, моны ишетми калды.

      Җыр дәресе башланды. Балалар узган дәрестә өйрәнгән җырны башлап җибәрделәр:

      Син дә җырла, батыр егет,

      Син дә җырла, матур кыз.

      Ма-тур булсын, ма-тур булсын,

      Ма-тур булсын бу тормыш…

      Нәкъ шул вакытта ишектә Арыслангали күренде. Мәлик дүрт ел буена беренче мәртәбә малайның каушаганын сизде. Мәликкә шул гына кирәк тә иде. Арыслангалинең күзләре әсәренеп түгәрәкләнгән, ачык авыз эчендә чәйнәлеп бетмәгән кабартма кисәге күренеп тора иде.

      Җыр тукталды. Арыслангали нык каушаган төстә:

      – Абый, рөхсәтме? – дип әйтә алды.

      – Юк, – диде Мәлик шәһәр алган полководец горурлыгы белән. – Соңга калган укучыларны без дәрескә кертмибез.

      Арыслангали башын аска иде.

      – Безгә җыр дәресен алып барырга комачаулама, Пулатов, – диде Мәлик, исе китмәгәнгә салышып. Ул «җыр дәресе»н һәм «Пулатов» дигәнне аеруча басым белән әйтте.

      Арыслангали кинәт кенә үзенең Пулатовка әйләнгәнлегенең бөтен мәгънәсен сизде, күзләре дымланып китте, һәм ул, бүлмә тактасына ышкылып, акрын гына коридорга таба шуышты.

      Җырның беренче строфасын яңадан башладылар. Ләкин төрлесе төрле тавыш белән төрле вакытта башладылар да уртада тукталып калдылар.

      Икенче строфаны да шулай уңышсыз гына әвәләп чык-тылар. Дәрес күңелсез барды. Арыслангали юк. Барлык балаларның тавышын оештыручы ышанычлы бер тавыш юк. Моңарчы артыннан ияреп җырлап өйрәнгән кешенең тавышы юк. Шуңа күрә балалар ихтыярсыздан ишеккә карап-карап алалар иде.

      – Ягез, хәзер өченчесен башлыйк, – диде укытучы, барып чыгачагына алдан шикләнеп. – Яле, Фәрит!

      Сыек кына тавыш ишетелде:

      Илебезнең халыклары

      Матур тормыш коралар…

      Сыек тавышка берсе дә иярә алмады.

      – Ягез, ягез, – диде Мәлик тәмам өметен җуйган хәлдә. – Аннары ничек, нигә кушылмыйсыз?

      Класста авыр тынлык урнашты.

      Нәкъ шул вакытта әллә каян гына таныш, моңлы тавыш ишетелде. Менә, менә, нәкъ шушы тавыш булганда,

Скачать книгу