Он… / Ул…. Гафур Каюмов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Он… / Ул… - Гафур Каюмов страница 13

Он… / Ул… - Гафур Каюмов

Скачать книгу

Артыгы белән җитә. Әй, алганда кызык булды. Чулак Хөсәен белән килеп кердек бер шинкарга. Монда ул белә инде бөтен точкаларны. Хөсәен тегеңә, аракы кирәк, ди. Теге мескен хатын ни ык, ни мык… Мине күргәч куркып калды. Әйтеп карыйм, мин әйтәм, мин просто гына, тикшереп йөрмим, дим. Юк. Кычкырмыйча, тавыш күтәрмичә рәткә килә алмады. Обыск ясыйбыз, дигәч, шиңде… (Барысы да көлешә.)

      Сәкинә. Синең иләк авызың кычкыруга гына көйләнгән дә инде.

      Хафиз. Ә кәк же…

      Гайшә. Ә минем карт миңа бер дә кычкырмый, әйеме?

      Ногман. Шулай булмыйча. Хатынга кычкырырга кирәкми, хатын-кызны хөрмәт итәргә кирәк!

      Сәкинә. Сезнең гаиләне инде күргәзмәгә куярлык.

      Валера. Хурмат итарга. Если ты её не хурма, то она тебя бора. (Көлә.)

      Гайшә. Чукынмагыз әле, әнә әти исән-сау кайткан, аны тыңлыйк.

      Сәкинә. Әйе, син, әти, хәзер яңадан туган кебек булдың, ә?

      Хәким. Кәнишне, кызым, нәкъ үзе. Лев Николаевич Толстой, «Яңадан туу», прәме өр-яңадан килеп чыккандай булдым.

      Гөлсем. Әтисе, син бигрәк инде, балалар алдында.

      Хәким. Стоп, хатын, бүген көн минеке. Мин командалык итәм. Нинди бала инде алар хәзер, гәүдәләренә генә кара. Чәчләре агарып килә.

      Валера. Правильно, батя, вали всё подряд.

      Рәшидә. Җитеп тормасмы сиңа?

      Валера. Ты что, жена, батя воскрес! (Эчә.) Амин. (Көлә.)

      Гөлсем. Әйдәгез, ашагыз-эчегез әле. Чыннан да, күңелле бәйрәмгә әйләнде бит әле бу.

      Гайшә. Һай, әткәй җаным, бигрәк ямь керттең өйгә, син булмасаң, ямь югала икән.

      Ногман. Шулай булмыйча, карчык, әти бит ул – нур иясе!

      Хафиз. Әти ул алтын балык кебек ялтырый. Эх, әти! Балыкка барабызмы?

      Хәким. Барырбыз, кияү, hичшиксез…

      Чәчкә. Пап, ялагайларга не поддавайся.

      Гайшә. Син нәрсә бутап утырасың. Кычыткан чыпчыгы! Белмәгәнеңә?! Ниткән ялагай?

      Хәким. Шулай да кызык: минем калдык-постыкны ничегрәк бүлгәләдегез инде, ә?

      Гөлсем. Бүлмәдек.

      Хәким. Ничек инде? Ничек түзеп тора алдыгыз? Мин үзем менә акча дигән нәрсәне бик яратам.

      Валера. Хафиз, поделись богатством, одолжи тысяч пять, а?! (Көлә.)

      Гайшә. Жәлләмә, жәлләмә, синдә 35 бит әле. Хи-хи-хи…

      Хафиз. Нишлисез, ычкындыгыз мәллә? (Ни эшләргә белмичә, көлгән булып карый.) Әйе, теге, юаш дигәч тә… Тыңлама син аларны, каенатай, шаяра алар. Әни барыбер беркемгә дә, бернәрсә дә бирми иде.

      Чәчкә. Син нәрсә лыгырдыйсың?

      Хәким. Маладис, кияү, вакланып маташмаган, сразу 35 мең, ә?! (Көлә.)

      Хафиз. Алмадым, Хәким абзый.

      Хәким. Да, син каушама, кыю бул. Ә нәрсә? Һәркемгә дә матур яшәү кирәк.

      Хафиз. Син нәрсә, әткәй, мин юри генә әйтеп карадым, шту син! Әнә Ногман илле меңне сразу эләктермәкче иде.

      Хәким. Охо! Минем улым үземә охшаган.

      Гайшә. Оятсыз! Күзен дә йоммый бит, ни ди?! Нәрсә, прокурор булдың мәллә безне тикшерергә? Маташма, милиция калдыгы гына әле син.

Скачать книгу