Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 15

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

өстенә, мин сугышка китеп баргач, әнинең хәле тагын да авырая төшкән. Тора-бара ул бөтенләй аяктан калган, гел урын өстендә генә ята башлаган. Ләкин Сәкинә ул турыда миңа бер тапкыр да язмады. Мине борчыйсы килмәгән, терелер дип өмет иткән ул. Үз әнисе кебек итеп тәрбияләгән әнине. Чана белән тартып алып барып, район врачларына да күрсәтеп караган. Ләкин әни барыбер савыга алмаган, хәле һаман начарлана барган һәм ул кырык икенче елның унсигезенче февралендә вафат булган.

      Бары шуннан соң гына Сәкинә дөресен язды миңа. Әле дә хәтеремдә, хатын менә шушы сүзләр белән тәмамлаган иде: «Беләм, бәгырем, бу хәбәрне ишетү авыр булыр сиңа. Миңа да бик читен, бик күңелсез, әни булмагач. Амбар хәтле өйдә бер башым торып калдым бит. Бернинди киңәшчем, сердәшчем юк. Әни барда кайгымны да, шатлыгымны да аның белән уртаклаша идем. Үзе эшли алмаса да, акыллы киңәшләре, тәмле сүзе белән ярдәм итә, күңелне күтәрә иде. Аннары ул миңа бик зур иптәш булды. Ә хәзер мин берүзем калдым. Үз әнием, кайт Янтыкка, Өлфәт әйләнеп кайтканчы бергә торып торырбыз, дип әйтә әйтүен. Ә мин кайтырга теләмим, өегезне ятим итеп калдырасым килми, тәрәзәләрен кадаклап китәргә кулым бармый. Ничек тә син кайтканчы түзәрмен әле, Өлфәт. Аның каравы син кайткач гөрләтеп яшәрбез. Бездән дә бәхетле кешеләр булмас ул чакта! Ә хәзергә сабыр итик. Син дә артык борчылма, нишлисең бит, терелә алмады әни. Гомере шулай кыска булгандыр инде.

      Ярый, хәзергә сау булып тор. Дошманнарны тизрәк җиңеп кайт! Тагын бер кабат һавадагы йолдызлар санынча сиңа сәлам озатып, исән-сау кайтуыңны көтеп, Сәкинәң».

      Менә шулай итеп юатып язды ул миңа. Ә шул хатыннан соң бер-ике ай үткәч, улыбыз тууын хәбәр итеп, мине тагын да ныграк хәйранга калдырды. Син аның сабырлыгын, тыйнаклыгын гына күр әле, туган. Бер дә шапырынмыйча, гадәти нәрсә турында гына сүз баргандай итеп, «Мин монда чишмәдән нәкъ сиңа охшаган сары чәчле, яшькелт-зәңгәр күзле бер кечкенә генә малай алып кайткан идем, Өлфәт. Киңәш ит әле, аңа нинди исем кушыйк икән? Синнән хат килгәнче исем кушмый торам. Озак көттермә, малаеңны зарыктырма, яме» дип хат язды. Шуңарчы йөкле булуын да хәбәр итмәгән иде ул миңа. Яшьлеге, тәҗрибәсезлеге аркасындадыр инде, әллә исән-имин таба алам, әллә юк дип, миңа язмыйча яшереп йөргән. Шундый да сабыр, шундый да түземле булырга кирәк бит, ә!

      Мин малайга Ирек дип исем кушарга әйтеп яздым. Дөньяда иректән дә кадерле нәрсә юк, минемчә…

      Тәки сүзендә торды Сәкинә: мин сугыштан кайтканчы, безнең өйдә яшәде. Тик менә мин кайткач…

12

      Ул көннәр исемә төшсә, йөрәгем өшеп, тыным кысылып куя. Авыр миңа ул турыда сөйләү, бик авыр, туган. Әмма бөтен эшне үзем бозып ташладым. Үзем ахмак булдым. Соңгы елларда нәселдәшлек хакында, үсемлекләргә дә, адәм балаларына да кайбер сыйфатларның нәселдән-нәселгә күчүе турында бик күп язалар. Дөрес булырга тиеш ул нәрсә. Әти бик дуамал иде безнең. Аның шул гадәте миңа да күчкән булса кирәк. Югыйсә минем ул юләрлек кайдан килсен икән?..

      Менә болай булды ул хәл, туган. Инде белгәнеңчә, мин сугыштан кырык алтынчы ел башында кайттым. Минем урынга калган бер яшь кенә кыз

Скачать книгу